Тапшырылган комплект, беренче чиратта, пациентларны имгәнүләрдән һәм операцияләрдән соң тернәкләндерүгә юнәлтелгән. Ул җилкә, терсәк, тез, янбаш һәм аяк буыннарын сакчыл эшләтү-камилләштерү өчен ARTROMOT серияле механотерапия аппаратын, ОРТОРЕНТ МОТО кул-аяк актив-пассив механотерапия аппаратын һәм КИНЕЗО-ЭКСПЕРТ кинезотерапия өстәлен үз эченә алган. Мондый җиһазлар буыннарның һәм мускулларның хәрәкәтчәнлеген артык көч салмыйча да кайтарырга, тернәкләнүне тизләтергә һәм реабилитация вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә.

– Февраль аенда мин кулымны имгәттем, операция кичердем, хәзер тернәкләнү узам. Музыка укытучысы булып эшлим, кулның төгәл хәрәкәтләнүе бик мөһим. Бу аппаратлар ярдәмендә хәрәкәт амплитудасы инде сизелерлек артты. Биредә һәркем үзенә кирәкле нәрсәне ала: кемгәдер техника йөрү сәләтен кайтара, ә миңа, мәсәлән, кулны хәрәкәтләндерү мөмкинлеге бирә, – дип сөенече белән уртаклашты Гөлия Вәлиуллина.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең урология бүлегенә исә Karl Storz Telekam эндоскопик цистоскопы тапшырылды, ул диагностиканың төгәллеген һәм инвазивлы операцияләрнең сыйфатын яхшырта.
СИБУРның төбәкләрдә сәламәтлек саклауны үстерүгә юнәлтелгән программасы кысаларында, җиһазлар тапшыру дәвам итә. 2022 елдан компания Татарстанда сәнәгать медицинасына якынча 1,5 миллиард сум акча юнәлткән: предприятиедә сәламәтлек үзәкләре һәм тәүлек буе эшләүче медицина пунктлары булдырыла, ә иң масштаблы проект – «Нефтехим» поликлиникасын модернизацияләү. Эшләр 2025 елда тәмамлана, бәясе 1,2 миллиард сум. Шул ук вакытта предприятие хезмәткәрләренең 99 проценттан артыгы – түбәнкамалылар, шуңа күрә завод медицинасын үстерүгә компания шәһәр һәм төбәкнең бердәм медицина өлгесенең бер өлеше итеп карый.

– Буыннарны эшкәртү өчен аппаратларның бер өлеше бездә инде бар иде, ләкин вакыт узу белән техника искерде. СИБУРның өстәмә җиһаз бүлеп бирүе ярдәмендә ассортимент тулыланды: без җилкә буыны өчен аппаратка һәм өске-аскы очлыклар өчен актив-пассив механотерапия аппаратына ия булдык. Тернәкләндерү терапиясендә мөмкинлекләребез сизелерлек киңәйде, хәзер без күбрәк пациентларга ярдәм итә алабыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең медицина реабилитациясе бүлеге мөдире, физик һәм реабилитация медицинасы табибы Ләйсән Арляпова.

– Яңа җиһазлар ике юнәлешнең – травматология һәм урологиянең – реаль ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм пациентларның савыгуын тизләтергә, дәвалауны һәм диагностиканы сыйфатлырак итәргә мөмкинлек бирә. «Нефтехим» җәмгыятенә ярдәме өчен рәхмәтебезне белдерәбез, бу – Түбән Кама халкының сәламәтлеген кайгырту, – дип белдерде Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Сергей Мерясев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез