– Рәдиф Рифкатович, тел язмышы өчен барыбыз да борчыла. Бүгенге вазгыятьтә «татфак» үз йөзен саклап калу өчен ниләр эшли?
– Матбугатта, аерым очрашуларда татар теле язмышы, яшьләрнең әлеге юнәлеш белән кызыксыну-кызыксынмавы турында шактый гына бәхәсләр бара. Мин шунысын аерым ассызыклап әйтәм: «татфак» бүген дә яши, киләчәген татар теле һәм әдәбиятына бәйләргә теләгән яшьләребез байтак. Татар теленнән бердәм республика имтиханнарын тапшыру күрсәткечләренә игътибар итсәк тә, ел саен аны сайлаучылар саны арта гына бара. Ел дәвамында Ачык ишекләр көне уздырабыз, төрле конкурслар, олимпиадалар үтеп тора. Анда катнашкан яшьләр татар филологиясе юнәлешен сайлау теләген җиткерә. Быел да килерләр, киләчәктә әлеге эшчәнлек дәвам итәр, дигән ышаныч бар.
– Татар теле юнәлешенә быел күпме студент кабул итәсез?
– Институтта бюджет урыннары кимеми, ел саен арта бара. Быел әлеге сан – 624. Бу былтыргыдан 69 га күбрәк. Моннан тыш, республика заказы буенча мәктәпләрдә укытыр өчен ике һәм күптелле белгечләр әзерлибез. Анда 75 егет һәм кызны кабул итәчәкбез. Шуңа күрә 699 бюджет урыны бар, дип әйтергә мөмкин. Чөнки республика заказы буенча укучы балаларның укуы өчен республика түли. Моннан тыш, бу 75 балага ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия дә бирелә.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә вазгыять болайрак. Быел бакалавриатка педагогик белем бирү: татар теле һәм әдәбияты, чит тел программасына – 25, ә филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика программасына 24 кешене кабул итәчәкбез. Икенче программаны «Татмедиа» агентлыгы белән бергә гамәлгә ашырабыз. Музыка, рәсем юнәлеше буенча да милли кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәбез. Бу программалар да бик эчтәлекле, кызыклы итеп эшләнде. Беренчедән, балалар ике белгечлек алып чыга: музыка һәм чит тел, рәсем һәм чит тел. Икенчедән, әлеге студентларга татар телен дә ныклап өйрәтәбез.
Болардан тыш, милли юнәлештә ике магистрлык программасына кабул итү планлаштырыла. Берсе – урта һәм югары мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыту, икенчесе – төрки телле медиадаирәдә ясалма фәһем. Аларга 41 бюджет урыны каралган. Бюджет урыннарының тулмыйча калганы юк, түләүле бүлеккә дә кабул итәбез.
– Ә анда бәяләр ничек?
– Педагогик юнәлештәге барлык программаларга да бер төрле бәя куелды: ул – елына 235 мең сум. Филологиядә татар һәм рус филологиясе буенча – елына 266 мең, чит ил филологиясе программасында 299 мең сум түләп укырга мөмкин.
– Нинди яңа белгечлекләр булдырылды?
– Бакалавриат программалары, нигездә, үзгәрешсез калды. Бары республика заказы буенча әзерләнә торган математика һәм өстәмә белем бирү (робот техникасы, программалаштыру) дип исемләнгән яңа программа булдырылды.
Магистратура буенча: турыдан-туры татар телендә гамәлгә ашырылачак, алдарак әйтеп узган ясалма фәһемгә кагылышлы бер яңа программа ачыла. Мондый программа Россиядә бердәнбер. Ул бик эчтәлекле, үзенчәлекле килеп чыкты. Анда филология, ясалма фәһем, журналистика өчесе бергә алып барылачак. Төрле югары уку йортларын тәмамлаган, татар телен һәм башка төрки телләрне белгән, киләчәктә үзләрен матбугат, радио-телевидениегә багышларга теләүче яшьләрне бу программада уку өчен чакырабыз. Магистрантларыбыз белән танылган журналистлар, күренекле галимнәр һәм ясалма фәһем өлкәсендә актив эшләүче белгечләр эшләячәк. Бу программага төрле югары уку йортларын (спорт, төзелеш, икътисад, авыл хуҗалыгы һ.б.) тәмамлап, медиа оешмаларда эшләргә теләгән, фәндә үзләрен эзләгән егет һәм кызлар килер, дип уйлыйбыз.
– Институтта былтыр конкурслар ничегрәк узды? Көндәшлек булдымы?
– Милли юнәлештәге программаларга узган ел бер урынга 5–8 гариза, уртача бал 70–80 иде. Шул ук вакытта реклама, нәшрият эше, рус һәм чит телләр юнәлешләренә бер урынга 50–90 гариза кабул ителде.
– Республика мәктәпләрендә укытучыларга кытлык икәнен беләбез. Сезнең институтта педагог булырга укыган яшьләрнең бу һөнәргә карата мөнәсәбәте ничек үзгәрә?
– Без моны һәрдаим күз уңында тотарга тырышабыз. Укуны тәмамлаучыларның 70–80 проценты үзләре белем алган юнәлеш буенча эшкә урнаша. Ә менә ике һәм күптелле мәктәпләр өчен әзерләнгән укытучыларның 99 проценты үз белгечлекләре буенча эшли. Кайберләре магистратурага керә яки кияүгә чыга. Алар юллама алып килгән мәктәптә биш ел дәвамында эшләргә тиеш.
– Максатчан юнәлеш буенча укырга керү таләпләре дә үзгәрде. Анысын да аңлатып китегез әле.
– Хәзер максатчан укуны оештыру күпмедер үзгәреш кичерә. Узган елдан бу форматта укучыларны кабул итү системасы нык үзгәрде. Әйтик, быел максатчан укуга кабул итү өчен оешмалар узган елның җәеннән үк моның хәстәрен күрергә тиеш иде. Быел бездә татар теле һәм әдәбияты, чит тел программасына нибары бер балага заказ бар. Барлык оешмалар, шул исәптән милли кадрлар кирәк булганнарга да бер ел алдан «Россиядә эш» порталы аша тиешле формада гариза бирергә кирәк.
– Көллият, техникум тәмамлап, югары уку йортына килүчеләрне кабул итү тәртибе дә үзгәрде, дип беләбез.
– Әйе, урта һөнәри белем бирә торган уку йортын тәмамлаучылар өчен шактый гына үзгәрешләр бар. Элек теләсә кайсы көллият, техникумны тәмамлап, эчке имтиханнар тапшырып, төрле югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бар иде. Әйтик, мәдәният юнәлешендәге көллиятне тәмамлап, спорт, икътисад, юридик бүлекләренә укырга керергә була иде. Хәзер үзгәрешләрнең беренче этабы башланды. Быел югары уку йортлары көллият, техникум тәмамлаучыларның кайсы программага эчке имтихан биреп керәсен үзләре хәл итә. Ә киләсе елдан көллияттәге һәм югары уку йортындагы белгечлек бер булырга тиеш. Ә инде башка белгечлек сайланса, БДИ тапшырырга кирәк булачак.
– Белмичә калдым, дип үкенерлек булмасын өчен, әти-әниләр, абитуриентларга нәрсәләрне истә тотарга киңәш итәсез?
– Абитуриентларга һәм әти-әниләргә кабул итү шартлары, документларны дөрес тутыру, аларны тиешле вакытта беркетү этаплары белән яхшылап танышырга тәкъдим итәм. Быел документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, югары уку йортына барып яки почта аша тапшырып булачак. Кызганыч, графикны истә тотмаган балалар ел саен очрап тора. Без аларга ярдәм итә алмыйбыз. Ни өчен дигәндә, бердәм федераль платформада эшлибез. Анда төзәтмәләр кертү мөмкинлеге юк. Сәгатьләр, хәтта минутлар истә тотылмаса, катлаулы хәлдә калуың да бар. Шулай ук тулай торакта урын кирәк булса, документлар белән бергә анысына да тиешле гариза бирергә кирәк. Югыйсә яшәү урыны эләкмәскә мөмкин. Безнең институтка килүчеләр өчен тагын бер искәрмә: татар теле һәм әдәбияты, музыка һәм чит тел, рәсем һәм чит тел программаларын сайлаучылардан документлар бары 13 июльгә кадәр генә кабул ителәчәк. Бу әлеге юнәлешләр буенча университетта эчке имтиханнар тапшыру кирәклеге белән аңлатыла. 25 июльгә кадәр барлык фәннәр буенча да баллар әзер булырга тиеш. Сыйфатлы югары белем алырга, илебезнең иң алдынгы уку йортларының берсендә укырга теләгән яшьләрне үз вакытында Лев Толстой, Муса Җәлил, Мөхәммәт Мәһдиев, Сибгать Хәким, Мөдәрис Әгъләмов, Зөлфәт, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Ринат Мөхәммәдиев, Роберт Миңнуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Рүзәл Йосыпов, Марсель Бакиров, Тәлгать Галиуллин, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Рәгъде Халитов, Айдар Фәйзрахманов, Рөстәм Закиров, Айдар Галимов, Ләйлә Фазлыева, Равил Әхмәтшин, Рамил Төхфәтуллин һ.б. бик күпләр белем алган – хәзерге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында көтеп калабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез