Анда Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 11 кыз катнашты, дип яза «Интертат» сайты.
Быелгы бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Финал программасының төп мәгънәви юнәлеше кешене бу дөньяга беркетеп торучы җиде тамыр – туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, дин һәм иман, гаилә һәм туган ил төшенчәләренә нигезләнде.
Финал кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Руслан Закиров, Эльвира Мифтахова, Defne (Фәүзия Кадыйрова), «Болгар кызлары» төркеме, Вилдан Әбраров, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгыш ясады.
Кызларның һәрберсе дә махсус номинацияләрдә бүләкләнде.
«Иң ягымлы кыз» – Гыйләҗева Ясминә Радик кызы (Әтнә районы);
«Иң җитез кыз» – Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы (Әгерҗе районы);
«Иң сәләтле кыз» – Әхмәдиева Гөлназ Мәлик кызы (Балтач районы);
«Иң уңган кыз» – Минаҗева Камилә Ришат кызы (Мөслим районы);
«Иң нәзакәтле кыз» – Сафина Алия Илһам кызы (Актаныш районы);
«Иң ихлас кыз» – Зарипова Динә Азат кызы (Балтач районы);
«Иң назлы кыз» – Абдуллина Айсылу Айтуган кызы (Чаллы шәһәре);
«Иң максатчан кыз» – Сибгатова Ризәлә Корбангали кызы (Лаеш районы);
«Иң тырыш кыз» – Новосёлова Диана Анатолий кызы (Апас районы);
«Иң сөйкемле кыз» – Закирова Сиринә Илнар кызы (Балтач районы);
«Иң иҗади кыз» – Хәкимова Нәзирә Рәис кызы (Әтнә районы).
Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең төп җиңүчесе Балтач районыннан Динә Зарипова булды.
«Минем тормыш шигарем – үз максатыңа киң адымнар белән атлап бару. Остазларыма, Бөтендөнья татар конгрессына һәм беренче рәттә утырган гаиләмә рәхмәт әйтәсем килә», – диде ул сәхнәдән.
Динә Зарипова Казан федераль университетында музыка укытучысы белгечлеген үзләштерә. III курста укый.
«Конверт алып чыккач, кулларым калтырый башлады. Үземне кулга алырга тырыштым. Кайчак «Динә, түз-түз», дип чеметеп тә куйдым үземне. Исемемне әйткәч, искитмәле хис кичердем – горурлык хисе, син булдырдың, дигән уйлар килде. Һәм әлбәттә, барысы да алда әле», – диде Динә сәхнә артында.
Чыннан да, барысы да алда әле, чөнки Динә Зарипова «Татар кызы» бәйгесенең Төрекмәнстанда узачак дөньякүләм этабында Татарстан данын яклаячак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез