Газетага язылу

«Робертның хыялы иде бу...»

«Әгәр 40 ел элек язган шигырьләремне бүген дә укыйлар икән, димәк, мин дөрес юлда». Халык шагыйре Роберт Миңнуллин әнә шулай дип әйткән булган. Ул – чынлап та бәхетле шагыйрь. Аны онытмыйлар, иҗатын яраталар, укыйлар.

«Робертның хыялы иде бу...»
Фото: Тинчурин театры

Тинчурин театрының яңа проектын нәкъ менә Роберт Миңнуллин иҗаты белән башлап җибәрүе дә – моңа бер дәлил. Театр җәйге кичләрне үз тамашачысы белән бергәләп уздырырга тели. Шул максат белән алар «Шигърият сулышы» дип исемләнгән чаралар оештыра башлады. Проектның идея авторы – баш режиссер Айдар Җаббаров.

Шигъри кичәләр театрның балконында, ачык һавада уза. Гаҗәеп урын. Күз алдында серле Кабан күле җәйрәп ята, уң якта – Татар бистәсе. Кичке мәлдә бу тирәне үзенә бер төрле сихри матурлык биләп ала. Һәм менә шул гүзәллек Тинчурин театры артистлары сөйләгән шигырьләр белән тулылана. Моңа кадәр тәнәфес арасында тамашачыларга һава сулап керергә дип көйләнгән урынны да иҗади мәйданга әйләндереп була икән ләбаса. Һәм Тинчурин театры моны уңышлы гына куллана башлаган. Беренче кичәдә көн салкынча, яңгырлы булса да, барлык урыннар тамашачы белән тулы иде.

Һәр шигырь – кечкенә спектакль

«Шигърият ул җиңел жанр түгел. Аны бөтен кеше дә кабул итмәскә мөмкин. Без бу кичәнең төрле формаларын эзләдек. Ләкин монда сюжет булмас. Һәр шигырь – үзенә күрә бер кечкенә спектакль, һәр шигырьдә аерым драматургия бар. Без Роберт абый шигырьләренә, аның мәгънәсенә басым ясадык», – дип сәламләде Айдар Җаббаров әлеге проект белән кызыксынып килгән беренче тамашачыларны.

Язмамның башында ук бу кичәдән алган халәт турында әйтеп куясым килә. Без сәгать ярым вакыт эчендә еладык, елмайдык, җырладык һәм уйландык. Роберт абыйның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар шулкадәр халыкчан һәм беренче карашка гади кебек. Ләкин аның мәгънәсе, сүзләре күңелнең нечкә кылларын тибәртергә сәләтле. Без күбрәк аның әниләр турында илаһи бер ярату белән язылган, балаларга багышлап иҗат ителгән сабый күңелле шигырьләрен беләбез. Шагыйрьнең намус, икейөзлелек, хөсетлек, тугрылык турында уйландыра торган иҗаты да гаҗәеп көчле. Һәм алар бүген аеруча актуаль. Тинчурин театры артистлары Роберт Миңнуллинның иң матур шигырьләрен һәм җырларын сайлап ала белгән. Гүзәл Галиуллина: «Үз күңелебезгә якын шигырьләрен сайлап ятладык», – дип, кайбер серләре белән бүлеште. Артистлар бер ай дәвамында әзерләнгәннәр. Зөлфия Вәлиева, Гүзәл Галиуллина, Илфак Хафизов, Рәшит Вәлиуллин, Булат Зиннәтуллин шагыйрьнең шигырьләрен аның сүзләренә язылган популяр җырлар белән бер-берсенә үреп барды. Театрда җырчы артистлар эшли.  «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», «Әнкәйнең догалары», «Бик сагынсаң әгәр мине», «Соңдыр шул», «Гомерләр үтә икән ул» кебек җырларны үзләренә генә хас бер моң белән башкардылар. Һәм ул моң Кабан күле буйлап таралды.

Тормышка ашмаслык хыял

Кемгә ничек булгандыр, кич буе минем күз алдымнан Роберт абый китмәде. Аны яхшы белүчеләр хәтерлидер. Роберт абыйның кешеләр кызып-кызып бәхәсләшкәндә дә сабыр гына мыек астыннан елмаеп, сынаулы караш ташлап тыңлап кына тора торган гадәте бар иде. Менә бу кичәдә дә ул читтән генә шулай күзәтеп торадыр кебек  тоелды.

Чарага аның хатыны Клара ханым да килгән иде. Аңа ул шигырьләрне тыңлап, хатирәләрен яңартып утыру җиңел булмагандыр. Ләкин икенче яктан шагыйрьнең онытылмавы, аның шигырьләрен сөйләүләрен күрү – үзе бер шатлык. «Бер караганда рәхәт, икенче яктан, искә төшкән саен йөрәгем калтырана. Мин Робертның шигырьләрен ул берәр җиргә командировкага киткәч укый идем. Хәзер инде бик еш укыйм. Ул исән чакта: «Их, Клара, концертларда шигырьләр сөйләсеннәр иде», – дип хыялланды. Аның бу хыялы тормышка ашты. Хәзер бит эстрада концертларында да шигырьләр укыйлар. Ә менә мондый кичә турында ул тормышка ашмаслык хыял дип уйлый иде. Авырый башлагач та: «Минем шигырьләремне укырлар микән? Илле елдан соң алар кемгә кирәк булыр икән?» – дип борчылды. Миңа бу кичә бик ошады. Дәвамлы булсын иде», – дип, хисләре белән уртаклашты Клара ханым.

Тинчурин театрының әлеге башлангычы – халыкны шигърияткә кире кайтарырга ярдәм итәчәк проект. Ул – шагыйрьләрне, аларның иҗатын популярлаштыру өчен дә кулай алым. Мондый зәвыклы кичәләрнең телевизион варианты да булсын иде. Һәм аны берничә дистә тамашачы гына түгел, меңләгән татар кешесе күрер, чит илләрдәге милләттәшләребез дә  бик рәхәтләнеп карар иде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре