2024 елда биш районда тормышка ашырыла башлаган бу проектка кушылырга теләк белдерүчеләр елдан - ел арта.
Авылга кунакка кайткан 7-17 яшьлек балаларны авыл тормышы, аның гореф-гадәтләре, йолалары белән якыннан таныштыру, татар телен камилләштерү, аңа мәхәббәт уяту, дәрәҗәсен үстерүне максат иткән бу проект бушлай бер атналык ял, төрле экскурсияләр, ярыш-конкурслар, кызыклы очрашуларны үз эченә алган.
Иң беренче булып әлеге проектка кушылган Балтач районында ел саен өчәр мәктәп каршында шушындый лагерьлар оеша. Быел Бөрбаш, Урта Көшкәт һәм Смәел мәктәпләре шундый үзенчәлекле кунакларны кабул иткән. Аларның һәркайсына берничәшәр дистә балалар яратып йөри. Проектны тормышка ашыру авыл җирлекләре һәм республика күләмендәге "Алдынгылар" хәрәкәте белән берлектә башкарыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез