Газетага язылу

Балтач укучылары халыкара фестиваль лауреатлары булды

Сочи шәһәрендә үткән балалар, яшүсмерләр, өлкәннәрнең үзешчән сәнгать коллективлары арасындагы халыкара конкурс-фестивальдән Балтач укучылары җиңү белән кайткан.

Балтач укучылары халыкара фестиваль лауреатлары булды
Фото: шәхси архивтан

Гимназиядә оешкан "Хыялый тургай" фольклор ансамбле әлеге фестивальдә "Сабантуй" әдәби- музыкаль композициясе белән уңышлы чыгыш ясап, өченче дәрәҗә лауреат булган. Һәм коллектив октябрь аенда Мәскәүдә үтәчәк фестивальгә чакыру алган. -Бу - балаларның, әти- әниләренең, укытучылар һәм төркем җитәкчеләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.

Укучыларыбыз илебез башкаласында үтәчәк конкурста да сынатмаслар дип уйлыйбыз, аларга уңышлар телибез, - ди якташлары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре