«Нинди файдалы байлык аяк астында агып яткан икән бит»

Башта – кирпеч, аннан су. Чирмешәндә тик торган кирпеч заводын үзгәртәләр дә, су тутыра башлыйлар. Суы да ерак түгел. Әлеге цехны якташлары Хәбир Хәсәнов ача.

– Бу суның тәме башка чишмәләрнекеннән аерыла. Аның составын тикшертеп карарга элегрәк берәүнең дә башына килмәгән. Нинди файдалы байлык аяк астында агып яткан икән бит, – ди цехның идарәчесе Фәнис Илаев. – Су тиз акса да, эшне җайга салу җиңел генә булмады. Җиһазлар алып, документлары артыннан йөри торгач, 5 ел вакыт узып та китте.

Рөхсәтне Мәскәүдән үк аласы. Әнә шуңа да алар 2022 елның февралендә генә ныклап эшкә тотына. Кешеләр аеруча минераль суны ярата икән. Составы яхшы. Суда бром, йод, кремний, тимер, фтор бар, ди анда эшләүчеләр. Ашкайнату системасына да файдалы икән.

– Цехта бар нәрсә автоматлаштырылган. Бүген бездә 12 кеше хезмәт куя. Алар аена уртача 25 мең сум акча ала. Бик теләп эшлиләр. Кадрлар белән кыенлык юк. Чирмешән аграр көллиятендә укучылар да безгә килә. Башта практика узалар, аннан эшкә калалар, – ди идарәче. – Бер сменага 10 мең шешә су чыгарабыз. Пластикка кытлык юк. Аны Татарстан заводларыннан кайтарабыз.

Судан файда тапкан эшмәкәрләр хәзер балчыкка тотынмакчы.

– Бездә балчык чыккан җирне тикшертеп карадык. Аннан зәңгәр балчык чыга. Ә ул бик тә сәламәтлеккә файдалы. Уйлаштык та, цехта әлеге балчыкны формаларга салып, сатып карарга булдык, – ди Фәнис Илаев. – Күп вакыт аяк астындагы байлыкларны күрмибез дә инде. Үз районыбыздан чыгып әйтәм: эзләсәң, әллә ниләр табып була икән. Үзеңнеке бөтенләй башка бит инде ул. Суның тәмле, җирнең файдалы булуының сере гади аның. Икесенә дә туган җир җылысы салына!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү