Кадерле су. Имән Кискә һәм Столбище халкы «Чишмә»ле булды

Күптән көттек! Лаеш районының Имән Кискә авылында һәм Столбище бистәсендә яшәүчеләр суның кадерен башкаларга караганда яхшырак белә. «Чишмә»ле булганнарын белгәч, күз яшьләрен сөрткәләүчеләр шактый булды араларында. Безнең өчен гадәти тоелган нәрсә дә алар өчен хыял булган бит.

Хыялларын чынбарлык иткән кешеләргә рәхмәт укып туймыйлар хәзер. Имән Кискәдә дә, Столбищеда да «Чишмә» дип аталган чиста су алу урыны ачылды. Мондый «Чишмә»ләр Габишево, Усад һәм Сокурыда да бар. Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкиле, Тернәкләндерү һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдиновның халыкны чиста сулы итәргә теләп башлап җибәргән эшенең тәүге җимешләре бу. Без дә яңа «Чишмә»ләрне күреп, суыннан авыз итеп кайттык.

– «Чишмә» проекты – «Приют человека» хәйрия фондының бер юнәлеше. Аның идеясе блогер Рәсүл Тавдиряковның Африкада коелар ачып йөргәнен күргәннән соң барлыкка килде. Бездә дә бар бит бу проблема, нигә әле безгә дә халыкны чиста сулы итмәскә, дидем дә, фикердәшләр табып, башлап та җибәрдек, – ди Азат Гайнетдинов.

Кызганыч, бу проблема Лаешта гына түгел, башка районнарда да бар. Шуңа да, күбрәк булсак, тагын да күбрәк кешеләргә ярдәм итәр идек, ди Азат әфәнде.

– Без бу эшне берәүгә дә әйтмичә эшли ала идек. Ләкин бу турыда сөйләвебезне мактану итеп кабул итәргә кирәкми. Безнең бары тик әлеге проектны тагын да киңәйтәсебез килә. Дәвамлы һәм саваплы эш бит бу, – диде ул.

Исеме «Чишмә» булса да, җисеме башкачарак аның. Җир астына су скважинасы бораулап, шул урынга көчле һәм бик кыйммәтле фильтр урнаштыралар. Һәм менә сиңа чип-чиста су! Шикләнүчеләр өчен фильтр аша үткән суның анализларын шунда ук элеп тә куйганнар. Аларны игътибар белән укысаң, бу суның сәламәтлек өчен дә файдалы булуын күрергә мөмкин. Һәм ул су өчен түлисе дә түгел.

Тагын бер үзенчәлек: «Чишмә»ләрне мәчет янында төзиләр. Имән Кискәдәгесен, мәсәлән, авыл имамы карап-барлап торачак. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов әйтмешли, «Бисмилла»лы суның шифасы да күбрәк булыр.

– Бу – федераль проект та, республика проекты да түгел. Бу – тырыш эшмәкәр егетләребезнең халыкны сулы итү өчен куйган хезмәт җимеше. Бик зур рәхмәт аларга! – диде ул Имән Кискә авылында. – Монысы – райондагы дүртенче чишмә. Аның мәчет янында ачылуы иман йортын тагын да бизи, ә суның тагын да сихәтле, шифалы итә.

«Чишмә» ачылган көнне имәнкискәлеләр Авыл көнен дә билгеләп узды. Икеләтә бәйрәм, кыскасы. «Чишмә» ачылышына иң матур күлмәген киеп, елтыравыклы яулыгын ябып килгән Мәүва әби дә шулай ди.

– Бездәге су бик каты, кызым. Эчүен эчәбез инде, чәйнеккә юшкыны утыра. Гомерем буе чишмәле авылларга кызыгып яшәдем. Алланың биргәненә шөкер, хәзер үзебезнең дә чип-чиста сулы чишмәбез бар! – диде ул.

Мәчеттән ерак тормый икән ул, су ташырга җайлы булачак, ди. Харисовлар гаиләсенә исә юлны гына чыгасы.

– Шундый сөендек! Тизрәк чәен эчеп карыйсы килә, сез дә керми китмәгез. Бик тәмле бит суы, – диде Чәчәк апа Харисова.

Шуннан соң без Столбище бистәсенә бишенче «Чишмә»не ачарга кузгалдык. Анысы үткәндә-сүткәндә туктар өчен тагын да уңайлырак урында – «Султан» кафесы территориясендә урнашкан. Мәчеткә терәп үк ясалмаса да, аралары ерак түгел.

Район башлыгы сүзләренә караганда, Столбище бистәсендә су белән тәэмин ителеш – проблемалы өлкә, авырткан урын. Җирле халык саны артып тора, араларында бакчачылар да күп. Аңлашыла ки, суы да күп кирәк. Бигрәк тә – җәй көне.

– Егетләребезгә рәхмәт! Бу проект дәвамлы булсын иде. Ләкин бу әле безнең өстән җаваплылык төшә дигән сүз түгел. Әлеге проблеманы хәл итәр өчен районда аз эшләнми, – диде Илдус Зарипов.

Столбищедагы «Чишмә»нең үзенчәлеге – аннан эчә торган су белән беррәттән фильтр аша узмаган, юынтык су да алып була. Анысы да бушка, күпме кирәк, шуның кадәр ал.

Монда да «Чишмә» ачылу халык өчен бәйрәмгә тиң булды. Олы яшьтәге апа-абыйлар күз яшьләрен тыя алмады.

– Соңгы елларда бик тилмерәбез бит. Бик кирәк иде бу безгә. Ерактанрак килеп йөрисе булса да, суны шушыннан алачакмын, – диде Роза апа.

Халыкны «Чишмә»ле иткән егетләрнең бердәнбер үтенече бар: кем генә булса да, суга сак карасын, аның ни дәрәҗәдә кадерле булуын онытмасыннар иде!

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү