Татарстанда якындагы тәүлекләрдә кызу һәм коры һава торышы саклана. Шторм кисәтү дә актуаль булып кала – урманнарда янгын куркынычы саклана.
Казанда бүген көндез һава температурасы 31-33 градуска кадәр җылыначак, тулаем Республика буенча һава температурасы +29 дан +34 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Явым-төшем көтелми.