Уңыш аз булу аркасында Россиядә кофе бәясе 30 процентка артырга мөмкин

Азия һәм Латин Америкасында кофе уңышы белән бәйле проблемалар аркасында, Россия базарында аның бәясе артырга мөмкин. Белгечләр бәя 30% ка артырга мөмкин дип фаразлый. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Базарда кофе кыйммәтләнәчәк: дөньяда бәяләр 10-15% ка, ә Россиядә — 30% ка артачак, — дип сөйләде эшче төркемнең әйдәп баручы эксперты Михаил Чарный. — Бәяләр үсеше, минем бәяләвемчә, киләсе сезонга кадәр барачак».

Аның сүзләренә караганда, кофе уңышы белән проблемалар нәкъ менә Колумбиягә һәм Латин Америкасына башланган. Бу климатик үзгәрешләр һәм агачлар авырулары белән бәйле.

«Кофе үстерү үзәге Вьетнамга күчте: анда агачлар, шул ук Колумбиядән аермалы буларак, әлегә чирләмиләр, әмма түбән уңыш булуы билгеле, бу бөтен дөньяда кофе кыйммәтләнүгә китерәчәк», — дип аңлатты Чарный.

 

 


Фикер өстәү