Зарипова туры эфирда татарстанлыларга хезмәт базарындагы хәл турында сөйләячәк

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова социаль челтәрләрдә «Хезмәт базары: хезмәт хакы, вакансияләр, кадрлар» темасына туры эфир уздырачак. Ул татарстанлыларга хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләячәк һәм аларның сорауларына җавап бирәчәк.

Бүген, 29 августта, 14.00 сәгатьтә Татарстан ЦУРның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә турыдан-туры эфир узачак. Зариповага булган сорауларны кулланучылар трансляция астында шәрехләрдә калдыра ала.

 

 


Фикер өстәү