Заһидуллин #ТатарстанОнлайн эфирында түләүсез юридик ярдәм алу ысуллары турында сөйләячәк

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җомга, 3 июнь көнне #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында чыгыш ясаячак. Әңгәмә темасы — Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

«Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала — иң актуаль сорауларга министр турыдан-туры эфирда җавап бирәчәк. Ә калган кулланучыларга программа тәмамлангач җавап биреләчәк», — диелә хәбәрдә.

Программа 13:00 сәгатьтә «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында башланачак.

Тапшырулар циклы #МыВместе һәм #Прорвемся хештеглары белән бергә – санкцияләр кертүгә бәйле катлаулы икътисади вазгыять шартларында Татарстан һәм бөтен Россия халкының бердәмлеге билгесе итеп алып барыла.

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстанның рәсми аккаунтларында 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә ала.

Студиядә 40тан артык министр, Татарстанның төрле ведомство җитәкчеләре, шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашты. 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм республикада яшәүчеләр сорауларына җавап бирде. Ә 2022 елның маенда эфирда Казан мэры Илсур Метшин булды.

 


Фикер өстәү