Татарстанның экология министры туры эфирда чыгыш ясаячак

Бүген #ТатарстанОнлайн программасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән туры эфир узачак.

Ведомство башлыгы гамәлдәге экологик проблемаларны хәл итү, бу өлкәдәге проектлар һәм тулаем экологик хәл турында сөйләячәк.

Программа 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә ВКонтакте социаль челтәрләрендә, Одноклассники һәм YouTube платформасында башланачак.

 


Фикер өстәү