Бер җырчы туганын хәрби хезмәткә озаткан

Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина социаль челтәрләрдә туганын армия хезмәтенә озатулары турында хәбәр иткән.

«Исән-сау хезмәт итеп кайт, энем Әмир. Кырым, Керчь якларына китте. Рафил бабасы да шул якларда хезмәт иткән», – дип яза ул. Әмир – Алсу Хәбибуллинаның бертуган энесенең малае.

Әлеге пост астында язылучылар Әмирнең бурычын намуслы үтәп, исән-имин әйләнеп кайтуын теләгәннәр.


Фикер өстәү