Бер кызны бәладән коткарган спортчыны пычак белән кадап үтергәннәр

Спортчы егетнең хатыны һәм нәни баласы калган.

Фаҗига Саранск шәһәрендә килеп чыккан. Велосипед мотокроссы буенча спорт мастеры, 41 яшьлек Владимир Левинның дусты белән Ленин районындагы барда ял итеп утырган чагы булган. Шулвакыт барга бер адәм атылып кергән дә шундагы кызны (соңыннан элек йөргән кызы икәнлеге ачыкланган) кыйный башлаган. Владимир бу хәлне күреп, мескен кызны тегенең йодрыкларыннан саклап калган. Сугыш чукмары белән кайда очрашачаклары турында сүз куешканнар да таралышканнар.
Левинның абыйсы сүзләренә караганда, хатын-кызга кул күтәргән адәм үзенең дуслары белән Владимирны Гагарин урамындагы бер йорт ишегалдында саклап торган һәм пычак белән һөҗүм иткән. Егет шундук җан биргән. Вәхши һәлак булган спортчы егетнең тагын бер дустын да яралаган.

Левинның хатыны, кечкенә баласы калган.


Фикер өстәү