Татарстан Республикасы көне алдыннан «Одноклассники» татар телендә интерфейс башлап җибәрде

«Одноклассники» социаль челтәре интерфейсын татар телендә карарга була. Аның браузер версиясен кулланучыларда яңа тел барлыкка килде. Тиздән iOS һәм Android өчен махсус кушымталарда да әлеге мөмкинлекне булдырачаклар. 

«Одноклассники»ның татар версиясе өчен 80 меңнән артык сүз тәрҗемә ителгән. Кулланучы татар теленә күчкән очракта аңа төрле хәбәрләр дә татарча килә башлаячак.

Бүген Татарстан Республикасында «Одноклассники» кулланучыларның барысы да интерфейсның башка телгә күчү мөмкинлеге турында хәбәр алды.

Шунысы игътибарга лаек, Татар теле «Одноклассники» интерфейсында 16 нчы булып торачак, һәм аны Татарстан Республикасы көне алдыннан эшләтеп җибәрделәр.

Социаль челтәр вәкилләре хәбәр иткәнчә, «Одноклассники» Татарстанда иң популяр интернет-ресурсларның берсе булып тора. Ай саен мәйданчыкка Татарстаннан 1,3 миллионнан артык уникаль кулланучы керә, ягъни республиканың һәр өченче кешесе диярлек.

Аудиториясенә килгәндә — 25 яшьтән 45 яшькәчә кешеләр, бу яшьләр категориясе Татарстанда барлык кулланучыларның яртысын тәшкил итә.

Исегезгә төшереп узабыз, кичә «Инстаграм» һәм «Ютуб»ның татар телле аккаунтлар өчен төрле чикләүләр кертүен хәбәр иткән идек.

 


Фикер өстәү