Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанда хәдисләр китабын тәкъдим итәчәк

27 март көнне Махачкалада «Дуслык йорты» мәйданчыгында рус теленә тәрҗемә ителгән «Сәхих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгын тәкъдим итү чарасы узачак. Очрашуда Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд Әфәнде, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм җыентыкны басмага әзерләгән авторлар коллективы – Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләренең шәригать белгечләре катнашачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Сәхих әл-Бохари” – мөселманнар өчен әһәмияте буенча Коръәннән кала икенче урында торучы һәм төп сөнни хәдисләр җыентыгының берсе. Шул ук вакытта мөселман галимнәре төрле вакытларда теге яки бу чор ихтыяҗларыннан чыгып “Сәхих әл-Бохари”ны кыскартканнар. Кыскартылган вариантларның иң уңышлысы булып “Зубдат” санала, аны XIX гасырда яшәгән дагыстанлы мөселман галиме Гомәр Зияветдин әд-Дагыстани төзегән. Моңа кадәр бу хезмәтнең рус теленә тәрҗемә ителгәне булмады, әмма Россиядә исламга каршы килүче идеяләрнең таралуы үзебезнең дини-илаһият фәне фикерләрен янәдән торгызу зарурлыгын тудырды. Рус теленә тәрҗемә ителеп дөнья күргән “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының «Зубдат» версиясе ышанычлы хәдисләрне табып укуны җиңеләйтте һәм Россия мөселманнары өчен хакыйкый сөнни традицияләрне якынайтты.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге басманы нәшер итү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте шәригать белгечләренең уртак тырышлык нәтиҗәсе булып тора: ул Татарстанда тәрҗемә ителде һәм басылды, Дагыстанда рецензияләнде. Шулай итеп, заманча тирән фундаменталь дини хезмәт Россия мөселман халыкларының дуслыгын гәүдәләндерә.

Бу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан мөфтиятенең классик ислам текстларын тәрҗемә итү өлкәсендәге хезмәттәшлекнең беренче генә тәҗрибәсе түгел. Моңа кадәр Казанда Дагыстаннан шәригать белгечләре катнашында Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсе “Калям Шариф. Перевод смыслов” нәшер ителгән иде, әлеге хезмәт Россия дин галимнәре арасында югары бәя алды.

Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре катнашында әзерләнгән “Сәхих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының презентациясе Махачкалада Дагыстан Республикасы “Дуслык йорты” конференц-залында сәгать 10.00дә узачак.


Фикер өстәү