Диния нәзарәте «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасына яла яккан аноним хәбәрләргә ышанмаска чакырды

Татарстан Диния нәзарәте социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Диния нәзарәтенең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын яманлап язган ялган хәбәрләр таратыла башлады, дип хәбәр итте.

Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Голамәләр шурасы әгъзасы, Казан казые, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков аңлатмасы нәзарәт сайтында чыкты.

«Шәригать хакында җитәрлек гыйлемнәре булмыйча торып, ялганчылар укучыларны, аеруча мөселманнарны, китапның авторларын зур гөнаһта — ширеккә чакыруда гаепли. Диния нәзарәте, ышанычлы дини-фәнни чыганакларга таянып, барлык гаепләүләрне кире кага», — дип яза казый.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасында «Ән-Нәәзигәәт» сүрәсенең бишенче аятенә карата китерелгән искәрмә элеккеге күренекле дин галимнәре тарафыннан язылган абруйлы хезмәтләреннән алынды. Коръәннең татарча мәгънәви тәрҗемәсен эшләгәндә, аның авторлары үзләреннән өстәп берни язмады.

Әүлияләрнең рухлары турында язылган беренче өлеш Коръәннең мәртәбәле тәфсиләреннән алынды. Алар арасында: әл-Бәйдавиның тәфсире һәм аның Шиһабә хашиясе, имам Фәхретдин әр-Разый тәфсире. Күренекле имам, тәфсирче, Насретдин Абдуллаһ әл Бәйдавиның (һиҗри буенча 685 елда үлгән) тәфсирендә әлеге аятькә түбәндәге аңлатма китерелә:

«Алдагы 4 аятьтә телгән алынган антлар Аллаһының дуслары булган әүлияләргә карата дә әйтелергә мөмкин. Бәдәннәреннән уктан атылган шикелле бик тиз аерыла торган бу изге рухлар мәләкүт дөньясына сөенечле бер рәвештә ирешәләр, анда йөзеп йөргән шикелле бер урыннан икенче урынга бик тиз күчәләр, шәрәфләре һәм рухи көчләре сәбәпле, мәхлукларның эшләре белән идарә иткән рухани затларга кушылалар» («Тәфсир әль-Бәйдави», т.6, 282 б., нәшр. Дар ихья турас аль-араби).

Шундый ук аңлатмага охшаш текст Фәхретдин әр-Разыйның (һиҗри буенча 605 елда үлгән) «Мафатих әл-гайб (Тәфсир әл-кабир)» фундаменталь тәфсирендә китерелә.

Искәрмәнең икенче өлешендә болай әйтелә: «Шуңа күрә: Эшләрегездә аптырашка калган чагыгызда кабер әһелләреннән ярдәм сорагыз!» — дип әйтелгән». Бу сүзләр дә шулай ук ислам дин галимнәренең ышанычлы хезмәтләрендә китерелә. Әмма бу сүзләрне дөрес аңларга кирәк. Имам Әбү-Хәнифәнең «Муснад» хәдисләр җыентыгына язган аңлатмасында Имам Мулла Гали әл-Кари (һиҗри буенча 1014 елда үлгән) болай ди:

«Эшләрегездә өметсезләнгән чакта, кабер әһелләреннән ярдәм эзләгез\сорагыз». Бу сүзләрнең мәгънәсе: «Зиратка барып, үлем турында уйлагыз, үлем турындагы уйлар аша кылган гөнаһларыгыз өчен тәүбәләр китерегез». Имам Мулла Гали әл-Кари бу сүзләрне үзенең аңлатмасында түбәндәге хәдискә карата китерә.

Абдуррахман Әбү-Хурәйрадан китерелә: «Аллаһ илчесе әйткән: «Шундый заманнар җитәр ки, кешеләр каберләр янына йөреп, «Безнең кабер әһелләре буласыбыз килә» дип әйтер. Сәхабәләр сорады: «И Аллаһ илчесе, бу мөмкинме?». Пәйгамбәр җавап бирде: «Шул вакытларның авырлыгы һәм күпсанлы кайгылар һәм фетнәләр сәбәпле».

Шул рәвешле, бу сүзләрнең мәгънәсе, контекстта китергәндә, аңлашыла. Диния Нәзарәтенең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасына яла яккан атсыз аноним хәбәрләргә ышанмаска һәм игътибарлы булырга чакырабыз, диелә бу хәбәрдә.


Фикер өстәү