Бүген төнлә сәрхүш машина йөртүчеләргә “ау” оештырыла

Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр иткәнчә, Казанның ЮХИДИ инспекторлары шимбәгә каршы төндә исерек машина йөртүчеләрне “тозак”ка эләктерү ниятеннән рейд үткәрәчәк.

Полиция хезмәткәрләре бүген кичен салган баштан рульгә утыруны бар дип тә белмәүчеләрне “аулау” га чыгачак. Чара шәһәрнең барлык районнарында иртәнге дүрткә кадәр дәвам итәчәк.
ЮХИДИ тагын бер тапкыр искә төшерә: сәрхүш машина йөртүче юл хәрәкәтендә катнашучыларның барчасының гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя! Шуңа полиция хезмәткәрләре шоферлардан юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүләрен һәм исерек килеш рульга утырмауларын сорый.
“Хөрмәтле гражданнар! Сәрхүш хәлдә машина йөртүчеләргә битараф калмагыз: юлда үзләре һәм башкалар өчен хәвеф-хәтәр тудыручылар турында кичекмәстән полиция органнарына хәбәр итегез”, – дип мөрәҗәгать итә шәһәр халкына Дәүләт автомобиль инспекциясе.


Фикер өстәү