Коллыктан котылган инвалид ир эчемлекләренә психотроп матдәләр кушулары хакында сөйләгән

Казанда коллыктан котылган инвалидларның берсе аларның эчемлекләренә психотроп матдәләр кушулары хакында сөйләгән видеоны «Душа России» хәрәкәте волонтеры Юлия Хәкимова инстаграмга урнаштырган.

Инвалидны коткару тарихы узган ел башланган иде. Волонтерлар инвалид Дмитрийны коллыктан коткарып, Молдавиядән килгән җинаятьчеләрнең эзенә төшәргә ярдәм итте. Хәзер чарасыз калганнарны коллыкта тотучыларга карата җинаять эше кузгатылды.

Дмитрий шулай ук аларны кыйнаулары һәм ач тотып интектерүләре хакында да сөйләгән.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Юлия Хакимова (@uliakhakimova373)


Фикер өстәү