Ярдәм кабат янәшә: волонтерлар һәм хәйрия фондлары мохтаҗлардан гаризалар кабул итә башлады

Татарстанда коронавируслы вазгыятьтә өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтү буенча республика хәрәкәте янә үз эшен башлап җибәрде. Пандемия башыннан битараф булмаганнар хәрәкәтенә 60 мең кеше кушылган иде. Хәзер алар кабат – алгы сафларда. Волонтерлар һәм хәйрия фондлары мохтаҗлардан гаризалар кабул итә башлады.

– Хәзерге вакытта Татарстанда 3260 волонтер исәпләнә. Шуның 150се – «Без бергә» акциясе катнашучылары. Алар өлкәннәргә азык-төлек, беренчел ихтыяҗ кирәк-яраклары, дарулар китерәчәк. 353 волонтер коронавируслы авырулар яткан госпитальләрдә шәфкать туташларына һәм табибларга ярдәм итә. Алар «чиста зона»да эшли, сырхауларның температурасын үлчи, реанимация, кабул итү бүлекләрендә булыша, – дип аңлатты «Волонтеры-медики» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Анна Макарова. Волонтерлар арасында Казан медицина университеты, медицина көллиятләре студентлары, Казан медицина академиясе ординаторлары, медицина отрядларына йөрүче мәктәп укучылары да бар.

Анна Макарова сүзләренчә, волонтерларга кытлык юк. Әмма ярдәмләшергә теләге булган кешеләрне кире бормаячаклар – 14 яшьтән башлап һәркем волонтер була ала.

Язгы тәҗрибәләре дә бар бит инде: волонтерлар үзләренә дә, ярдәм өмет иткән кешеләргә дә җаваплы караячаклар. Мәҗбүри инструктаж, профилактика кагыйдәләре, битлек-пирчәткә – болардан башка эш башланмый. Гаризаны «кайнар линия» номерына шалтыратып калдырырга мөмкин. 3 көн эчендә волонтерлар гаризаны кабул итәчәк һәм аннан соң мөрәҗәгать итүче белән элемтәгә керәчәкләр. Гариза раслангач, волонтерлар күрсәтелгән адрес буенча киләчәк.

– Әлбәттә, һәр гаризаны кабул итәргә тырышабыз. Әмма чир йоктыру куркынычы аеруча югары булган төркемгә караган кешеләргә игътибарны күбрәк бирәбез, – дип искәртте Анна.

 «Тормыш юлы» проекты кысасында азык-төлек китерү, йорт тирәсендә булышу, дарулар сатып алу кебек ярдәмләшү чараларын «Ярдәм» хәйрия фонды да тәкъдим итә. Мөрәҗәгать итүчеләр берничә меңнән арткан инде. Мөмкинлекләреннән чыгып, күбрәк мохтаҗларга ярдәм итәргә ниятләре бар. Павильон корып, йортсызларга кайнар төшке аш таратырга исәплиләр. Чатырда 400 кешене ашатырга мөмкин булачак.

Казанда «Без бергә» ярдәм штабы да эшли башлады. Алар ялгыз өлкәннәргә, үзизоляция шартларында өйдә утыручыларга һәм авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә азык-төлек, дару китерү белән шөгыльләнәчәк. Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитетыннан хәбәр итүләренчә, кирәк-яракларны эш көннәрендә сатып алып китереп бирәчәкләр, хакын мөрәҗәгать итүче түли. Кирәк-яракларны бер адреска атнасына бер мәртәбә китерәчәкләр.

Дәрвишләр бистәсеннән Аделина Биккинина фикеренчә, хәзерге вазгыять җәмгыятькә изге күңелле, кеше кайгысына битараф булмаганнарның ни дәрәҗәдә кирәк булуын күрсәтте. Башкаларга яхшылык эшләү өчен волонтер булып теркәлү дә кирәкми, ди ул.

– Волонтерлар хәрәкәтенә уңай карыйм. Яхшылык эшләүдән үзеңә икеләтә рәхәтлек аласың бит. Волонтерлар моны яхшы аңлый. Аларның сафы арта бара, шунысы сөендерә, – ди Аделина. – Ялган белешмәләр ясап, үзләренә пакет-пакет азык-төлек китертүче гаиләләр, кешеләр барлыгын ишетеп беләм. Болай эшләү дөрес түгел, әлбәттә. Сиңа китерелгән ризык кемгәдер күпкә кирәгрәк булырга мөмкин. Пандемия чорында теләсә кайсы ярдәм әһәмиятле. Мин волонтерлар төркемендә булмасам да, мохтаҗларга булышырга тырышам. Бистәбездә бер гаилә бар, һәрдаим аларга азык-төлек сатып алып, кирәк-яраклар биреп торабыз.

Хәл кабат шулай берләшергә өнди, бер-беребезгә игътибарлырак булу сорала. Әлбәттә инде, үзебезне сакларга кирәк. Әлегә моннан да төплерәк киңәш юк.

КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ? 

Казан шәһәре

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7 (843) 519-34-48

Вахитов һәм Идел буе районнары: +7 (843) 264-30-86

Киров һәм Мәскәү районнары: +7 (843) 557-76-10

Совет районы: +7 (843) 272-17-97

«Кайнар линия» телефон номеры: + 7 (800) 200-34-11

 НИЧЕК ВОЛОНТЕР БУЛЫРГА? 

Волонтер-медик булу өчен «волонтерымедики.рф» сайтында теркәлергә һәм шушы хәрәкәтнең «ВКонтакте»дагы төркеменә керергә кирәк. Анда барлык мәгълүмат та күрсәтелгән. Җаваплы кешеләр волонтер эше турында җентекләп сөйләячәкләр, яңа килгәннәрне өйрәтәчәкләр.

Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитетына шалтыратып та, изге эшкә кушылырга мөмкин. Телефон номеры: +7 (843) 237-51-51.

САН

Азык-төлек салынган 200 меңнән артык җыелма. «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте барышында мохтаҗларга ике ай эчендә таратылган ярдәм бу.

Волонтерлар 4 меңнән артык гариза кабул иткән.

Казанның 163 мәктәбендә 24 481 укучы өчен азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 550 тонна азык-төлек тараткан, шулай ук хокук саклау органнарының блок-постларында 150 хезмәткәрне аш-су белән тәэмин иткәннәр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү