Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге битенә Казанда үткәрелүче “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” XII Халыкара икътисади саммитының беренче көненә багышланган ролик урнаштырган.
Роликта Россия җырчылары Эльдар Джарахов һәм Markul башкаруындагы “Я в моменте” җырының беренче куплеты аһәңнәренә Татарстан Президенты катнашындагы икътисадый саммитның аерым күренешләре сурәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез: “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” XII Халыкара икътисади саммиты 28-30 июль көннәрендә Татарстан башкаласында уздырыла.
Посмотреть эту публикацию в Instagram