Мөфти Камил хәзрәт Донецк һәм Луганск Халык Республикалары татарларын Татарстан мәдрәсәләрендә укырга чакырды

Бүген, сәфәр аеның 21 нче көнендә (6 сентябрь), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин эш сәфәре белән Мариуполь шәһәренә сәфәр кылды. Монда алар Мариуполь Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында булды, җирле татар-мөселман җәмәгатьчелеге белән очрашты һәм Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Рәшид Брагин белән сөйләшүләр үткәрде.

Хәрби хәрәкәтләре барышында зыян күргән Мариуполь Җәмигъ мәчете РФ Президенты Владимир Путин әмере белән, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин күзәтчелегендә алып барылган төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң ачылды. Мәчет Россия Герое Әхмәт хаҗи Кадыйров исемендәге фонд акчасына Аймани Несиевна Кадыйрова химаячелеге белән төзекләндерелгән.

Ачылыш тантанасында Чечен Республикасы мөфтие Сәлах хаҗи Межиев, Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшид хәзрәт Брагин, Ставрополь крае мөфтие Мөхәммәт хаҗи Рәхимов, Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддас хәзрәт Бибарсов, Мордовия мөфтие Илдуз хәзрәт Исхаков, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов һ. б. катнашты.

Сәфәр барышында Камил хәзрәт һәм Марат хәзрәт шулай ук Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Рәшид хәзрәт Брагин белән дә аерым очрашу үткәрде. Алар төбәктәге вәзгыять һәм җирле мөселманнарның проблемалары турында фикер алышты. Камил хәзрәт Җәмигъ мәчете китапханәсе өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Хозур» нәшрият йортының рус һәм татар телләрендәге китапларын тапшырды. Моннан тыш, ул Донецк һәм Луганск Халык Республикалары өчен дини кадрлар әзерләү мәсьәләсен уңай хәл итте — җитәкчеләр әлеге төбәкләрдәге татарларны Татарстан мәдрәсәләренә укырга җибәрү турында килеште. Камил хәзрәт Мариупольгә сәфәре кысаларында Донецк Халык Республикасы татарлары белән дә аралашырга өлгерде.

Мариупольдә Камил хәзрәт шулай ук Чистай шәһәренең «Ихлас» мәчетенең мобилизацияләнгән имам-хатыйбы Илфак хәзрәт Зөлкарнаев белән очрашты. Илфак хәзрәт махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.


Фикер өстәү