Рөстәм Миңнеханов «Ак мәчет «Зәйнәб» Җәмигъ мәчете ачылу тантанасында катнашты

Рамазан ае башланырга ике атна кала Лаеш районындагыларга зур бүләк ясадылар. Биредә «Ак мәчет «Зәйнәб» Җәмигъ мәчете ачылды. Бу Лаештагы икенче мәчет. Аны ачуда Татарстан Рәисе һәм Дәүләт Киңәшчесе дә катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иң элек мәчет төзелешендә катнашкан кешеләргә рәхмәтен җиткерде. Сүз уңаеннан, бина төзелеше 2019 елда башланган. Эш хәйриячеләр, меценатлар ярдәме белән бертуктамый барган.

– Бу шатлыклы вакыйга. Мәчет төзелешендә күп кешеләр һәм оешмалар катнашкан. Аллаһ өчен башкарылган эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу бик мөһим эш, – диде Рәис. – Бу мөһим вакыйга республика мөселманнарының бердәмлеген ныгытуга, шулай ук динара һәм милләтара элемтәләрне үстерүгә хезмәт итәр дип ышанам.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мәчет салдыруның саваплары, якынлашып килүче Рамазан аеның һәм Коръән укуның фазыйләтләренә тукталды, ураза аен гыйбадәттә үткәрергә чакырды. Яңа ачылган мәчеттә җәмәгать белән беренче намаз да укыдылар.

Мәчетнең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов (моңа кадәр «Казан нуры» мәчетендә иде) әйтеп узганча, яңа ачылган гыйбадәт йортында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дини дәресләр үткәрү, Рамазан аенда ифтарлар оештыру, балалар өчен уен мәйданчыгын сафка бастыру күздә тотыла.

Әлеге Аллаһ йортын төзүгә аеруча өлеш кертүчеләр һәм иганәчеләр Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий. Мәчет 2022 елда 83 яшендә вафат булган Зәйнәп Сыровацкая хөрмәтенә шулай аталган.

 

Мәчет турында белешмә

Мәчет өч катлы, ике манаралы. Зурлыгы 28,5кә 15 метр, биеклеге – 35,63 метр. Бинаның гомуми мәйданы – 1054,6 квадрат метр.

Мәчет 400 кешегә исәпләнгән.

Мәчет эчендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар бар.

Биредә шулай ук никах, мәҗлесләр оештыру мөмкин. Бинаның икенче катында өч уку классы, мөгаллимнәр бүлмәсе һәм имам бүлмәсе урнашкан.

Мәчет һәркем өчен, шул исәптән туристлар өчен ел әйләнәсе ачык булачак.

Киләчәктә биредә мәетханә төзү дә ниятләнә.


Фикер өстәү