Эш һәм аш. Рөстәм Миңнеханов Зәй һәм Менделеевск районнарында булды

Өч йөз мең тоннадан артык шикәр чөгендере, яшеллеккә күмелгән җәяүлеләр урамы һәм гөмбәзле чатыр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Зәй һәм Менделеевск районнарына эш сәфәре кылды.

Зәй

Районда бөртеклеләрне узган атнада ук җыеп бетергәннәр. Бу хакта Рәискә район башлыгы Рәзиф Кәримов әйтте. Уңдырышлылык гектарыннан 26 центнер тәшкил иткән. Барлыгы 93,5 мең тонна бөртеклеләрне амбарларга төяп озатканнар. Бүген исә шикәр чөгендерен алу белән мәшгульләр. Зәйлеләр 307 мең тоннадан да күбрәк уңыш җыярга ниятли. Август ахырында шикәр заводы да эшли башларга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов Зәйдә үсемлекчелекне үстерүне югары бәяләде. Шул ук вакытта терлекчелек тармагына игътибарны арттырырга киңәш итте.

– Сездә терлек саны кими. Моңа аерым игътибар бирергә кирәк, – диде ул. – Терлекчелек  – ул авылда эш урыннары дигән сүз. Бу юнәлештә эшне көчәйтү зарур. Фермерлар өчен бездә төрле ярдәм чаралары гамәлдә.

Районга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнехановка капиталь төзекләндерелгән Фәрдиев исемендәге татар гимназиясен дә күрсәттеләр. 1 сентябрьдә уку йорты 357 укучыга ишекләрен ачачак. Гимназиядә Рәис укучылар һәм укытучылар белән дә аралашты. Зәйлеләр яңа бассейнлы да булды. Бу – райондагы икенче шундый спорт корылмасы.

– Безнең зур бассейн турындагы хыялыбыз чынга ашты, – диде Рәзиф Камалов тантаналы чарада. – Республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Үзенчәлекле корылманы бер ел эчендә төзеп бетерделәр.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан спорт корылмалары саны буенча ил күләмендә әйдәп баручыларның берсе. Республикада аларның саны 11,5 меңнән дә артып китә. Шул исәптән, 283 бассейн бар.

Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны, Зәй ГРЭсы төзелешендә беренчеләрдән булып катнашкан Леонид Мачтаков белән дә очрашты. Йөз яшьлек ветеран Сталинград контрһөҗүмендә һәм Курск дугасындагы сугышларда катнашкан. Тыныч тормышка әйләнеп кайткач, 40 елга якын Зәй ГРЭсында эшләгән. Рәис ветеранны олуг юбилее белән тәбрик итте һәм Россия вице-премьеры Александр Новакның котлау сүзләрен җиткерде.

Менделеевск

Әлеге районга эш сәфәре “Аммоний” заводыннан башланды. Биредә Рөстәм Миңнехановны төп финанс-икътисадый күрсәткечләр белән таныштырдылар, яңа проектлар тәкъдим иттеләр. Рәис завод хезмәткәрләре белән дә аралашты. Ул, шул исәптән, яшь хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе турында сөйләде. Агымдагы елның беренче яртысына алынган мәгълүматларга караганда, предприятиедә 1390 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 103 мең сум тәшкил итә.

Районда хәрби комиссариат бинасын да капиталь төзекләндергәннәр. Ул 1958 елда ук төзелгән булган. Яңартылган бинаны Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр. Рәис гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру пунктын да карады.

Рөстәм Миңнеханов райондагы сәнәгать мәйданчыкларында да булды. Шул исәптән, “Өй янындагы эш” проекты кысасында автомобиль чыбыклары җитештерү һәм автомобиль чыбыкларын ясау буенча җыю сәнәгате белән танышты. Компания директоры Николай Буравов сүзләренә караганда, яңа проектның төп максаты Менделеевскның үзәк өлешендәге торак йортлар янәшәсендә урнашкан сәнәгать мәйданчыкларында укыту һәм эшләү өчен уңайлы график белән тәэмин итүдән гыйбарәт.

Менделеевскта эш кенә түгел, ял өчен дә уңайлы шартлар тудырырга тырышалар. Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән Интернационалистлар җәяүле бульварыннан йөреп кайтты. “Татарстан шәһәрләрен үстерү институты” фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, әлеге урам шәһәрнең көньяк өлешен “йокы” районнары белән тоташтыра. Бульвар 3 нче номерлы химия-технология лицее яныннан да уза. Анда капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Ул әһәмияте ягыннан шәһәрдә икенче урындагы уку йорты. Химия-технология лицеенда барлык укучыларның 30 проценты белем ала.

Менделеевскта тагын бер иҗтимагый киңлек тә ачылды. Нинди генә әле! Хәзер районның гөмбәзле чатырлы иҗтимагый киңлеге бар. Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

– Әлеге гөмбәз төзелешен бөтен шәһәребез белән кызыксынып күзәттек. Гаҗәеп төзелеш! – дип хисләре белән уртаклашты район башлыгы Радмир Беляев.

Ул республика җитәкчелегенә даими ярдәм күрсәтеп торганнары өчен рәхмәт тә җиткерде. Рөстәм Миңнеханов исә районда күргәннәре белән уртаклашты.

– Сезне алда зур юл көтә. Менделеевскка ихтыяҗ булсын һәм көндәшлеккә сәләтле булыгыз, – диде Рәис.


Фикер өстәү