Гармун урамга чакыра! Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узачак

Реклама да кирәкми! Бу көнне Камал театры каршындагы мәйданга җыелырга икәнен һәркем белә. Гармун тавышын ишетүгә, мәйданга йөгерәсе генә! 30 августта 38 нче тапкыр Татарстан башкаласында «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале узачак. Оештыручылар аның быелгы үзенчәлекләре хакында сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Закиров сүзләренчә, «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале үзен күптән халык бәйрәме итеп раслады.

– Әлеге фестивальне халык җылы кабул итә, көтеп ала. Ул халыкны туплый. Халкыбызны гармуннан башка күз алдына да китереп булмый. Гармун – халкыбызның яшәешендә, канында, язмышында ул. Чарага бик күп катнашучылар килә, – диде ул.

Данис Шакиров әйтүенчә, концерт барышында иҗат коллективларына милли киемнәр тектерү өчен сертификатлар, тальян гармуннар бүләк ителәчәк.

Сүз уңаеннан, 28–30 август көннәрендә «Түгәрәк уен» бөтенроссия татар фольклор фестивале дә узачак. Оештыручылар сүзләренчә, әлеге фестивальләр – Республика көненең йөзек кашы.

– «Уйнагыз, гармуннар!» фестивален хәзерге көндә халык бәйрәме дип атарга була. «Түгәрәк уен» исә – Россиянең төрле төбәкләрендә гомер кичерүче татарларыбызны бер сәхнәгә җыючы бердәнбер фестиваль. Әлеге чара быел 15 нче тапкыр уздырыла, – диде Данис Шакиров. – Быел бу чараның форматы бераз үзгәрде. Россиянең төрле төбәкләреннән килүче фольклор коллективларын республиканың чиктәш районнары каршы алачак. Арча, Буа, Кукмара, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Яшел Үзән, Тукай районнарында иҗат коллективларын каршы алу, үзләрендәге ансамбльләр белән берлектә аларның концертларын оештыру бурычы тора.

Быел әлеге фестивальгә 14 төбәктән 24 иҗат коллективы килер дип көтелә.

– 29 августта барлык ансамбльләр Казанга җыела. Алар катнашында Ленин исемендәге мәдәният йортында семинар үткәреләчәк. 17.00 сәгатьтә Ленин мәдәният йорты каршындагы паркта татар биюе буенча мастер-класс уздырыла. Очрашу Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 25 коллектив (209 кеше), барлык тамашачылар катнашында зур кичке уен белән тәмамланачак. Кичке уенны Илмир Ямалов алып бара, – дип аңлатты оештыручылар.

«Уйнагыз, гармуннар!»ның  программасы болайрак:

11.00 – 14.00 – Камал театры каршындагы мәйданда чараның тантаналы ачылышы була. Биредә иң яхшы гармунчылар катнашында концерт та көтелә. Гармунчылар Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә килә. Моннан тыш эстрада артистлары да чыгыш ясаячак.

14.00 – 15.00 – Гадәттәгечә, иҗат коллективлары, гармунчылар, үзешчәннәр һәм профессионаллар катнашында Гармунчылар парады уза. Быел аны Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җитәкләячәк. Билгеле булганча, моңа кадәр бу чарада Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев катнашкан иде.

Парад катнашучылары Тукай скверы – Бауман урамы – «Родина» кинотеатры – Фәннәр академиясе бинасы – 1 Май мәйданы – Казан Кирмәне – Казан Кирмәне яр буе маршруты буенча җырлап, биеп, гармун уйнап узачак.

15.00 – 17.30 – Кремль яр буендагы сәхнәдә Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән гармунчылар, үзешчән фольклор коллективлары катнашында концерт программасы көтелә.

Оештыручылар сүзләренчә, бу фестивальләргә реклама да кирәкми. Җаны моңга, гармун тавышына сусаган кеше 30 августта кая киләсен күптән хәл иткән инде. Тынмасын гармун, диясе генә кала.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү