Кан басымын төшерүче иң яхшы ризыклар

Рационның асылы:

Төрлелек. Менюда витаминнар, микроэлементлар һәм башка туклыклы матдәләр булырга тиеш. Организмны барлык кирәкле матдәләр белән тәэмин итү өчен диетага якынча 20 төрле ризык кертү оптималь дип санала.

Җитәрлек протеин. Аксым күләме тән авырлыгының 1 килограммына 1 грамм тәшкил итәргә тиеш, шул ук вакытта аксымның 50% хайван аксымнарына һәм тагын 50% үсемлек аксымнарына туры килергә тиеш. Кызыл итне куллануны киметергә (атнага 2 тапкырдан да ешрак түгел), аны кош ите һәм балык белән алыштырырга кирәк.

Майны киметү. Туендырылмаган майларга өстенлек бирергә, туендырылган майларны, транс-майларны куллануны киметергә кирәк.

Дөрес углеводлар. Рационда җепселләргә бай катлаулы углеводлар өстенлек итәргә тиеш, мәсәлән: каты бодай сортларыннан макароннар, эшкәртелмәгән дөге, карабодай ярмасы, булгур.

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр. Көненә 0,5 килограммнан артык җиләк-җимеш һәм яшелчә куллану киңәш ителә, шул ук вакытта рационда җирле, экзотик булмаган, сезонлы вариантлар өстенлек итәргә тиеш. Менюда яшелчә һәм җиләк-җимеш нисбәте 2:1 булырга тиеш.

Тозны киметү. Сәламәт рационда тозның тәүлеклек күләме 5 г дан артмаска тиеш, ягъни якынча 1 чәй кашыгы.

Югары кан басымын контрольда тоту өчен кайсы азык-төлек аеруча файдалы соң?

  1. Җиләкләр. Бигрәк тә караҗиләк (черника). Җиләк табигый кушылмаларга – флавоноидларга – бай. Алар кан басымын төшерә һәм гипертония үсешен кисәтә.
  2. Чөгендер, чөнки анда кан тамырларының киңәйүенә һәм басымның түбәнәюенә ярдәм итүче кушылмалар бар.
  3. Кальцийга бай сөт һәм йогурт. Америка йөрәк ассоциациясе әйтүенчә, атнага биш яки аннан да күбрәк порция йогурт ашаган хатын-кызларда гипертония куркынычы 20% ка кимегән.
  4. Бананнарда магний күп булганлыктан, алар басымны төшерә ала. Алар С, В6 витамины, фолий кислотасы, марганец, бакыр, кальций, фосфор һәм селенның яхшы чыганагы. Моннан тыш, бер уртача зурлыктагы бананда 500 миллилограммнан артык калий бар.
  5. Сарымсак һәм тәмләткеч үләннәр. Тикшеренүләр сарымсакның организмда азот оксиды күләмен арттыру хисабына басымны киметүче продукт булуын күрсәтә, бу үз чиратында кан тамырларының киңәйүенә ярдәм итә. Рационга тәмләткеч үләннәр (мәсәлән, базилик, корица, тимьян, розмарин һ.б.) кертү тоз куллануны киметергә һәм шуның хисабына басымның арту куркынычын киметергә ярдәм итә.
  6. Кара шоколад шулай ук кан басымын төшерүче ризыкларга керә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көненә 100 г кара шоколад куллану йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын киметергә ярдәм итә. Кара шоколадта 60% тан артык какао мае бар һәм сөтле шоколадка карагнда, шикәре дә азрак.
  7. Пестә чикләвеге (фисташка) периферик кан тамырлары каршылыгын киметү аша басымны киметергә ярдәм итә.

 

 


Фикер өстәү