«Ак барс» Гагарин Кубогын дүртенче тапкыр яуларга дәгъва кыла: хыяллар чынга ашармы?

КХЛда Гагарин Кубогы өчен көрәш башланды. Былтыр финалга барып җитә алган «Ак барс»тан быел ни көтәргә? Сезон дәвамында җанатарларын еш борчыган Зиннәтулла Билалетдинов командасы плэй-оффта нинди уен күрсәтер? Төп фаворит кем? Тамашачылар нәрсә өмет итә? Шул сорауларга җавап табарга тырыштык.

«Ак барс» даими чемпионатны 4 нче урында төгәлләде. Финанс мәсьәләсендә КХЛда иң хәллеләрдән саналган команда өчен артык мактанырлык нәтиҗә түгел. Әмма сезон уртасында эшләр тагын да начаррак иде. Команда бер мәлне хәтта плэй-офф зонасыннан да төшеп калды. Танылган хоккейчылардан тупланган «Ак барс»та аларны ничек уйнатырга белми аптырадылар. Яңа елдан соң Казан командасы үзенә хас булганча чыгыш ясарга тырышты. Мантыйк мондый: төп игътибарны саклануга бирәбез, ә һөҗүмдә оста егетләр үз алкасын кертми калмас әле.

Плэй-оффта да шулай булачак. Төп бурыч – нәтиҗә, матурлык икенче урында. Ләкин узган ел финалга кадәр барып җиткән «Ак барс»та проблемалар да җитәрлек. Зиннәтулла Билалетдинов командаларында сакчылар уенына һәрвакыт өстенлек бирелде. Ә быел артыгын мактап булмый. Иң җаваплы чакта ышанычлы булырлармы? Икенчедән, һөҗүмдә төп эшне башкарачак беренче өчлек юк. Капитан Александр Радулов соңгы очрашуларда уйнамады, Вадим Шипачевның иптәшләре еш алмашынып торды, төп һөҗүмче булырга тиешле Дмитрий Яшкинның инде күптән бозга чыкканы юк. Соңгы вакытта «Ак барс»та иң яхшысы булып Кирилл Семенов, Семен Кошелев һәм Станислав Галиев өчлеге саналды. Әмма Гагарин Кубогы өчен көрәшкән команданы алар гына тартып бара алмаячак. Кыскасы, «йолдыз»ларга уянырга вакыт. Кирәк чакта Артем Лукоянов һәм башкалар да үз эшләрен башкармый калмас.

Төп өмет – бабалары Билал исемле булган ике кешедә. Беренчесе – Зиннәтулла Билалетдинов. Баш тренер плэй-оффта кемне ни эшләтәсен яхшы белә, тәҗрибәсе җитәрлек. Икенчесе – Тимур Билалов. Лигада ул иң яхшы капкачылардан санала һәм моны плэй-оффта да расларга тырышачак.

«Ак барс» беренче раундта плэй-оффта иң аз алка керткән командаларның берсе «Автомобилист»ка каршы уйный. Акча мәсьәләсендә авырлык күрмәсә дә, Екатеринбург командасы үз тарихында нибары бер мәртәбә икенче раундка уза алды. Иң яхшы һөҗүмчеләре Стефан Да Костаның хәлиткеч очрашуларда югалып кала торган гадәте бар. Быел көндәшләр даими чемпионатта 4 мәртәбә очрашты, 3 уенда безнекеләр җиңде.

Кыскасы, «Ак барс»ның «Автомобилист»тан өстен чыгасын фаразларга җөрьәт итәбез. Ә менә аннары ни булыр? Киләсе көндәшне фаразлау быел тагын да авыррак. Чөнки икенче раундта ике конференциядәге командалар бер-берсенә каршы уйный. Әйтик, Көнбатыштагы беренче команда Көнчыгышта дүртенче булганы белән очраша. Икенче – өченчегә, өченче – икенчегә, дүртенче исә беренчегә каршы уйный. Шулай итеп, «Ак барс»ның икенче раундта Мәскәү «Динамо»сы белән очрашу ихтималы бар. Фаразлар ясарга иртәрәк, әмма бу команданың даими чемпионатта җиңгәнен һәм Гагарин Кубогы өчен көрәштә төп фаворитлардан берсе саналганын истә тоту артык булмас.

Тәртип булсын

Зиннәтулла Билалетдинов, журналистлар белән очрашып, команданың плэй-оффка әзерлеге хакында сөйләде.

Плэй-оффка әзерлек турында

Плэй-офф якынлашкан саен команда яхшырак чыгыш ясады, кемнең кем белән уйныйсы аңлашыла башлады. Февральдә яхшырак уйнаганбыз икән, димәк, хаталарны төзәтә алганбыз. Команданың кәефе яхшы. Егетләр соңгы очрашуларда начар уйнамады, без куйган бурычларны үтәделәр.

Көндәш турында

Алар төп игътибаны саклануга бирә дип әйтмәс идем, һөҗүмнәре дә яхшы. Уенчылары күбрәк чакта яхшы уйныйлар, азрак калганда уйнау буенча алар –  лигада иң яхшы команда. Даими чемпионатта өч тапкыр җиңдек, дисезме? Хәзер инде моның әһәмияте юк. Җайлы көндәш түгел, плэй-оффта андыйлар булмый да. Кыскасы, әзерләнергә кирәк. Хаталар азрак булган саен яхшырак. Дөрес итеп, тәртип белән, тырышып уйнарга кирәк.

Лидерлар турында

Александр Радулов 100 процентка әзер. Дмитрий Яшкин – мөһим уенчы, ул ныклап шөгыльләнә башлады инде. Үзенең нәрсәгә сәләтле булганын күрсәтү өчен бераз вакыт кирәк. Кайчан әзер булганын үз хәл итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:

– Даими чемпионатта булганнарны онытыгыз. Хәзер барысы да яңадан башлана. Сезнең алда бернинди киртәләр юк, бары җиренә җиткереп уйнарга гына кирәк. Без – сезнең тугры җанатарларыгыз. Команданың уңышлары да, проблемалары да безнеке. Без һәрвакыт сезнең белән. Иң мөһиме, имгәнүләр булмасын. Сезнең өчен Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә җан аталар. Хәерле сәгатьтә! Татарстан сезнең белән!

* («Ак барс» уенчылары һәм тренерлары белән очрашуда сөйләгәннәрдән)

Ышанудан туктама!

Яз аен хоккей сөючеләр аеруча көтеп ала. Чөнки плейофф уеннары башлана. «Ак барс» командасы быел Гагарин Кубогын дүртенче тапкыр күтәрергә дәгъва кыла. Спортчылар республика җитәкчелегеннән дә хәерфатиха алды. Хыяллар чынга ашармы? Җанатарлар ни өмет итә?

«Ак барс» почмагы бар». Әмир Жумакаев, «Ак барс»ның иң яшь җанатарларының берсе

Әнисе Алинә:

– Улыбызга – 11 яшь. Хоккейны бәләкәйдән үз итә. Сөйләшә белми иде әле, әмма кулында кәшәкәсен нык тотты. Минем ирем дә – һәвәскәр хоккейчы. Әмир «Ак барс» уеннарына 5 яшеннән йөри. Гел трибунага барып булмый инде. Өйдә генә җан атарга туры килгәндә, барыбыз да махсус киемнән булырга тиешбез. Бу – шарт! «Ак барс»ның атрибутикасы өчен өебездә махсус почмак та бар. Әмир анда барлык шарфларын, кепка, плакат, кәшәкәләрен урнаштырып бара. Гагарин Кубогын дүртенче мәртәбә яулый алсак иде. Әмир моңа бик ышана! Аның кумиры – Данис Зарипов.

 

«Данис Зарипов белән күрешкәч еладым». Гөлназ Гатина, «Татар кызы2017» халыкара конкурсы җиңүчесе:

– Минем әтием хоккей карарга ярата. Бу хис миңа да күчте. «Ак барс» өчен күптәннән җан атабыз. Бәләкәй чакта телевизордан гына булса, аннан матчларга да йөри башладык. Хәзер уеннарны калдырмаска тырышам. Республикабыз командасы өчен җан ату мине рухландыра. Хоккей – иң мавыктыргыч спорт төрләренең берсе. Анда тизлек тә, хисләр дә – барысы да бар. Әйткәнемчә, матчларны калдырмаска тырышам. Һәр уенның үз мохите бар чөнки. Әйтик, «яшел дерби» булса, бөтенләй башка рух хөкем сөрә, «Нефтехимик» белән бозга чыксак, дуслык атмосферасы сизелә. Соңгы елларда плей-оффның ахыргы уеннарыннан күз яше белән кайтып китәргә туры килә. Инде Зиннәтулла Хәйдәрович җитәкчелегендә быел Гагарин Кубогын алырбыз дип ышанам. Ким дигәндә финалга барып җитәрбез дип өметләнәм. Яраткан уенчым – әлбәттә, Данис Зарипов. Мин аның белән шәхсән күрешкәч, шатлыктан елап кайтканым истә. Хәзерге составка килгәндә, Дмитрий Кагарлицкий, Илья Сафоновны яратып күзәтәм. Капкачыбыз Тимур Билаловка аерым мәхәббәт белән җан атам. Әле бит хоккей яратуымны белепме, туган көнемә «Зарипов» дип язылган һәм 25 саны төшерелгән махсус джерси (хоккейчыларның өс киеме. – Авт.) бүләк иткәннәр иде. Һәр уенга шуны киеп йөрим.

«Бәйләп куеп булмый бит», диделәр. Гөлфизә Камалиева, «Ак барс»ның иң өлкән җанатарларының берсе:

– 60 яшемә кадәр хоккейга исем китми иде. Очраклы рәвештә генә «Татнефть арена»га барып, матч карап кайттым да, шуннан башланды инде. Шул көннән соң бер генә матчны да калдырганым юк. «Ак барс» белән бергә читтәге уеннарга да йөрдем. Россия шәһәрләрен күрдем. Мине «Ак барс әбие», «тетя Галя» дип йөртәләр. Хоккейчыларны бик яратам. Алар миңа улларым кебек якын. Коронавирус чорында уеннарга йөреп булмады. Хоккей карар өчен, яңа телевизор сатып алдым. Әмма телевизордан карау икенче инде ул. Зиннәтулла Билалетдинов киткәч, бик моңсу булган иде. Әле клубның җитәкчелегенә: «Җибәрмәгез», – дип ялварып йөргәнемне хәтерлим. «Бәйләп куеп булмый бит аны», – дип көлгәннәр иде алар.

1/8 финалда кем кем белән уйный?

 

  • Динамо (Мәскәү)
  • Динамо (Минск)

 

  • СКА
  • Торпедо

 

  • Локомотив
  • ЦСКА

 

  • Спартак
  • Северсталь

 

  • Металлург
  • Амур

 

  • Авангард
  • Лада

 

  • Салават Юлаев
  • Трактор

 

  • Ак барс
  • Автомобилист

 


Фикер өстәү