Динар Бариев: «Минем өчен иң мөһиме – «Россия яшьләре» илкүләм проектын башлап җибәрү»

Әгәр моңа кадәр яшьләр мәнфәгатьләре төрле илкүләм проектларда тәкъдим ителгән булса, хәзер аерым проект бар. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Казан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев Россия Президентының Федераль Җыенга еллык юлламасы турында шул фикерне җиткерде.

«Яшьләр вәкиле буларак, Президент юлламасында минем өчен иң мөһиме – «Россия яшьләре» илкүләм проектын башлап җибәрү булды. Без бу хакта бик күптәннән сөйләшәбез. Әгәр моңа кадәр яшьләр мәнфәгатьләре төрле илкүләм проектларда тәкъдим ителгән булса, хәзер аерым проект бар», – диде ул.

Динар Бариев әйтүенчә, Юлламада яшьләр, гаилә, һөнәри белем һәм әзерлек мәсьәләләренә зур урын бирелде. «Президент яшьләр сәясәте инфраструктурасы, социаль хезмәтләрне үстерү тенденциясенә аерым тукталды. Миңа калса, бик дөрес һәм акыллы карар. Бигрәк тә Гаилә елында бу – яшьләребез өчен киләчәккә зур һәм төпле нигез Ил һәм республика районнары һәм шәһәрләре буйлап йөргәндә, без Президент әйткәнчә, балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең ремонтка мохтаҗ булуын күрәбез. Алдагы 6-7 ел зур әһәмияткә ия булачак. Бу – яшьләр мәнфәгатьләренең дәүләтнең өстенлекле эш юнәлеше булуы билгесе», – диде ул.


Фикер өстәү