Евгения Коцарь: «Без Баш командующиебызга ышанабыз»

Үзенең юлламасы белән Владимир Путин Президент вазыйфасында илне киләчәккә илтүче көчле лидер булуын тагын бер кат раслады. «Җиңү өчен! Казан» гуманитар ярдәм хәрәкәте оештыручысы Евгения Коцарь Россия Президентының Федераль Җыенга еллык юлламасы турында шул фикерне җиткерде.

Евгения Коцарь әйтүенчә, Президент Юлламасында җәмгыятебезнең үсеш юллары төгәл билгеләнгән. «Көнбатыш илләре агрессия күрсәткәндә безнең ил аңа каршы торырга көч таба. Безнең төп бурыч – ресурсларны нәтиҗәле итеп куллану, җитештерүне, фәнне үстерү. Гуманитар ярдәм хәрәкәте җитәкчесе буларак махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә күп көч куйган волонтерларга, хәйрия оешмаларына рәхмәт әйтүе дә күңелемә хуш килде. Владимир Путин: «Суверен, нык Россиядән башка дөньяда тәртип була алмый», – диде. Аның белән тулысынча килешәм. Бай тарихлы көчле дәүләт бәхәсләр куерган чорда да бу сынауны лаеклы рәвештә узарга, җиңәргә тиеш», – диде ул.

Евгения Коцарьның ире махсус хәрби операциядә катнаша. «Президент махсус операциядә катнашучыларның беркайчан да хыянәткә бармаячагын, аларга Россияне курыкмыйча ышанып тапшырып булуын да искәртте. 1 марттан «Геройлар вакыты» дип аталган программа эшли башлаячак. Безне яклаучы егетләр өчен аеруча мөһим һәм кирәкле чара бу. Без Баш командующиебызга ышанабыз. Үзенең юлламасы белән ул Президент вазыйфасында илне якты илтүче көчле лидер булуын тагын бер кат раслады», – диде «Җиңү өчен! Казан» гуманитар ярдәм хәрәкәте оештыручысы.


Фикер өстәү