Владимир Путин: “Донбасстагы проблеманы тыныч юл белән хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек”

“Россия озак еллар буе Украина конфликтын тыныч юл белән хәл итәргә тырышты”, — дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында. Ул вазгыятьнең махсус хәрби операция үткәрүгә китерүендә көнбатыш илләре хакимиятләрен гаепләде.

“Әлеге проблеманы тыныч юл белән хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек, әлеге гаять авыр конфликттан тыныч юл белән чыгу турында сабыр гына сөйләшүләр алып бардык. Әмма бездән яшереп, бөтенәй башка вазгыять әзерләнде. Көнбатыш илләре хакимиятләренең вәгъдәләре, Донбасста тынычлыкка омтылырга маташулары, хәзер үзебез үк күреп-аңлап торганча, рәхимсез ялган булып чыкты. Алар вакытны гына суздылар, сәяси үтерүләргә, Киев режимына каршы чыгучыларны репрессияләүләргә, диниләрне мәсхәрәләүләргә күз йомдылар, Украина неонацистларының Донбасстагы террорчылык гамәлләрен хупладылар”, – диде Президент.

Көнбатыш илләре академияләрендә националистик батальоннарның офицерларын безгә каршы өйрәттеләр, корал белән тәэмин иттеләр. “Тагын бер тапкыр басым ясап әйтәм: әле махсус хәрби операция башланганчы ук Киев режимы көнбатыш илләре белән ПВО системаларын, хәрби самолетлар, авыр техника җибәрү турында сөйләшүләр алып барды”, – дип басым ясап әйтте Президент.


Фикер өстәү