Мобилизацияләнгән егетнең әтисе улына хат язган кызга рәхмәтен белдергән (ВИДЕО)

Балтачта яшәүче волонтер Айдар Хисмәтуллин махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм ташый. Бер баруында Нияз исемле егет янына аның әтисе Назих абыйны да алып барган.

Дөресрәге, әтисе улына дип өйдәге “Газель”ләрен илткән. Очрашу мизгелләре бигрәк күңелгә тиярлек булган. Ата улын кочаклап туя алмаган. Шунда Нияз әтисенә үзенә хат язган Миләүшәне күреп, сәлам әйтергә кушкан. Миләүшә Хәйруллина башлангыч сыйныфта укый икән. Алар солдатларга хат язган булганнар.

Нияз абыйсы Миләүшәнең хатын йөрәк янындагы кесәсендә йөртә икән. Җиңеп кайтуга, иң беренче эш итеп Миләүшәне күрәчәкмен, дигән. Назыйх абый исә кызчык укыган мәктәпкә барып, аны күреп, кысып кочаклап, улына язган хатын өчен рәхмәтен әйтеп, шоколад биргән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү