Владимир Путин: “Россияне җиңеп булмый”

Көнбатыш илләре гомер буе үз ватанын күралмаган сатлыкҗаннарга таянырга тырыша, диде Президент.
Президент Владимир Путин белдергәнчә, Россияне сугыш кырында җиңеп булмый.

Шуңа күрә көнбатыш илләре һаман саен агрессив мәгълүмати һөҗүм алып бара. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, алар бертуктаусыз ялганлый һәм Россия мәдәниятенә, Россия православие чиркәвенә һөҗүмнәрен туктатмый.

Аның әйтүенчә, көнбатыш илләре гомер буе үз ватанын күралмаган сатлыкҗаннаргатаянырга тырыша. Путин шулай ук Россиядән читләшкән кешеләрнең эзәрлекләнмәячәген әйтте.

– Иң мөһиме – кешеләребез аларга әхлакый бәя бирде. Күп милләтле халкыбызның махсус хәрби операция буенча гадел фикер йөртүләре, Донбассны яклау буенча гамәлләребезне хуплаулары белән горурланабыз”, – диде ул.


Фикер өстәү