Россия Герое Рәсим Баксиковның әнисе: «Улым чын ир икән дидем»

«Әтисез үсте. Кыек юлдан китмәсен, тормышта үз урынын тапсын өчен мин көчемне кызганмадым. Балам белән бик горурланам». Күптән түгел Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егете 34 яшьлек Рәсим Баксиковның әнисенең сүзләре бу.

Милләте буенча чуаш булган Розия ханым теттереп татарча сөйләшә. Рәсим катнаш гаиләдә туа. Әмма гаилә малайга өч яшь вакытта таркала. Шул көннән башлап, тормышның бар авырлыгы кечкенә генә гәүдәле ханым җилкәсенә өелә.

– Иремнән киткәндә, олы кызыма 11 яшь иде. Әни безне үз янына чакырды. Алексеевск районының Биләр бистәсендә иске генә йорт алып бирде. Мин ике балам белән шунда күченеп кайттым. Ул чакта тормыш җиңелләрдән түгел иде. Ничек тә аякка басарга, балаларны кеше итәргә кирәк. Җитмәсә, ир балага ата тәрбиясе дә юк. Улым бик шук иде. Тик тормады. Дуслары белән әллә кайларда йөрер иде. Бездә бит «Изге чишмә» бар. Әнә шундагы агач башларына да менеп китәрләр иде. Рәсим кечкенә вакытта усал да булырга туры килде, яратып сыйпап кына тормадым. Мин әни дә, әти дә идем, – дип искә ала Розия ханым.

Розия ханым көне-төне эштә була. Балаларына бер генә әйтә ул. Алар әниләрен аңлый, тыңлый. Рәсим исә 12 яшендә, үскәч хәрби булам, ди.

– Биләр мәктәбендә Андрей Чугуров дигән укытучы укыта. Ул заманында директор да булып торды. Малайларга хәрби патриотик дәресләр бирә. Аның янында тәрбиягә авыр бирелүче, тәртипсезрәк малайлар да булыр иде. Әтисезләргә әти булды, балаларны туры юлдан алып китә алды. Чын ир-ат итеп үстерергә булышты. Рәсимнең һәр уңышында аның да өлеше бар дип саныйм, – ди Розия ханым.

Мәктәп елларында Рәсимнең үзенә дә Андрей Чугуров янында йөрү ошый. Ул аңа ияреп эзләнүләргә дә чыгып китә башлый. Укуны тәмамлаганда, бер теләге була – Казан танк училищесына укырга керергә! Тик язмыш син әйткәнчә генә булса иде дә бит. Рәсим бер имтиханына бармый. Әллә оныта, әллә килеп җитә алмый. Анысын инде Розия ханым хәзер хәтерләми дә. Шулай итеп, егеткә хәрби булу турындагы хыялын бер елга кичектереп торырга туры килә. Токарьлыкка укырга керә ул.

– Анда укуы уку булмады инде. Тәмамламады да ул аны. Аның бит бар теләге хәрби булу иде. Шул хыял белән яшәде. Ятса да, торса да, уенда танк училищесы иде. Икенче елга барыбер шунда укырга керде. 3 курста укыганда өйләнде. Укып бетергәндә улы Данил туган иде инде, – ди әнисе.

Өйне сатып, балалар янына

2010 елда Рәсимне Читага җибәрәләр. Аннары Хабаровскида хезмәт итә, соңрак Владикавказга барып урнаша. Рәсим кайда – гаиләсе шунда. Хатыны Анастасия улы белән ире артыннан калмый.

– Улымның малае авыру туды. Шуңа да киленем гомерен шул бала белән уздыра. Аны тәрбияли. Бервакыт Данил авырып китте. Ул чакта Анастасия икенче сабыена авырлы иде. Хабаровскида яшәгән балаларыма минем ярдәмем кирәк булды. Инде нишләргә? Кулымда акчам да юк бит. Озак уйламадым, Биләрдәге йортымны саттым. Йортны саткан акчага улым гаиләсе янына бардым. Оныгым белән хастаханәдә яттым. Хабаровскида 2 ай торып кайттым. Ул вакытта мин инде Биләрдән Казанга күченгән идем, – дип сөйли Розия апа. – Рәсимнең хәрби тормышы 3 еллап туктап торды. Ул эштән киткән иде. Балачактагы хыялы әнә шулай тиз сүрелде дип тә борчылдым. Күңелдә авырлык бар иде. Гомерем буе улымны батыр итеп күрәсем килде.

Розия ханымнан Рәсимнең кечкенә вакытларын сорашам. Әйткән сүзен үтәү, үҗәтлек кебек сыйфатлары элек тә булганмы?

– Улым кечкенәдән курку белмәде. Дусларын да яклар иде. Кулына тотып, кәлтә, бакалар алып кайтыр иде. Ә бервакыт ул урам буйлап дуңгызларыбызны куып йөргән. Хәзер шул чаклар искә төшә дә күңел тула. «И сабыем!» – дим! Барысы да шул акча юклыктан килеп чыккан хәлләр бит инде. Гаиләне яшәтер өчен дуңгыз асрый идек. Мин өйдә юк. Дуңгызлар лапастан чыгып кача башлаган. Рәсим югалырлар дип курыккан. «Булышыгыз, зинһар», – дип, кешеләрдән ярдәм дә сораган. Үзе дә кайберләрен тотып, кире алып кергән. Хәлдән тайган иде. Кечкенәдән җаваплылык хисе дә зур анда.

Махсус хәрби операция башлануга Рәсим яңадан эшкә урнаша. Әнисе улының бу адымын күреп, соклана, горурлана.

– Улым чын ир икән, дидем. Илдә шундый хәл булсын да, хәрби була торып, качып ята алмый бит инде. Мин аның бу адымын ук батырлыкка тиңләдем. Әлбәттә, югалтырмын, ни булмас, дип тә уйладым. Елаган чаклар да булды. Әмма бар күз яшен елмаю, шатлану җиңде. Күз карасы кебек саклап, кадерләп үстергән улым иле өчен утка керә, дидем. Күңелдәге хисләрем ташый иде, – ди ул. – Улларын көтүче әниләргә сабырлык телим. Ничә яшьтә булсалар да, алар безнең өчен һаман сабый әле. Җиңеп кайтасыларына ышанырга кирәк.

Рәсим махсус хәрби операциягә киткәч, аның гаиләсе дә Казанга күченә. Монда фатир алалар. Анастасияне каенанасы мактап кына тора.  Бөтен тормыш бер үзендә, ди.

– Улым акчалата булыша, киленем бар җирне тәртиптә тота. Әле менә бу көннәрдә кайгылы чагы. Кодабызны җирләдек. Яман чирдән китеп барды. Аны озатырга Рәсим дә кайтты. Ялда булам, ди. Бер генә күрештек. Әле рәхәтләнеп, табын янына җыелып сөйләшеп утырганыбыз юк, – ди Розия ханым. – Телевизордан Россия Президенты Владимир Путин улыма Россия Герое исеме биргәнне карадым. Рәсим алданрак, әни, мине бүләклиләр, ахрысы, дип сиздергән иде. Ул чакта ышанмадым. Инде ничә еллар өлкән лейтенант бит ул. Мин аңа берәр хәрби исем бирәләр дип торам. Үз күзләремә ышанмадым. Улымны экранда күрүгә, елый башладым. Яшемне тыеп кына булмый бит. Бар күңелем актарылды. Тормышның һәр мизгеле күз алдыннан узды. Нинди тормышыбыздан аякка баскан бала бит ул. Ул миңа гел ярдәм итеп торды. Бер дә ташламады. Инде менә бөтен илгә танытты. Миңа журналистлар белән сөйләшергә дә кыен. Моңа кадәр кешегә күренеп йөргәнем юк иде. Гап-гади штукатур-маляр бит мин.

Улым Путинны ошаткан

Рәсим Путинны бик ошатып кайткан. «Бигрәк гади кеше икән. Тыныч, акыллы», – ди икән.

– Аңа бит Президент сәгать тә бүләк иткән. Шуңа карап кына тора инде. Улымның бу мактаулы исемендә Андрей Чугуров өлеше дә, танк училищесы укытучылары өлеше дә бар. Әлегә мин улымның ни өчен Герой булганын белмим. Үзе күп сөйләшми. «Бу – безнең егетләр белән уртак эш», – дигән була. Тиздән күрешәбез. Улымның нинди батырлык кылуы турында шунда сорармын инде, – ди әнисе.

Рәсим Баксиков нинди батырлык эшләгән соң? Җәй уртасында интернетта беспилотниктан төшерелгән видеоязма пәйда булды. Анда Т-80 танкының дошманның берьюлы 8 бронемашинасына каршы чыгуы сүрәтләнә. Якташыбыз “Алеша” исеме бирелгән әнә шул танк белән идарә итә дә инде.

Россия Оборона министрлыгы хәбәренә караганда, әлеге вакыйгага кадәр безнең танк дошманның артиллерия уты астында кала. Яраланган танк йөртүче-механикны табиблар кулына тапшырып, егетләр мотоукчыларга ярдәмгә ашыга. Экипаж командиры Рәсим Баксиков вазыйфасын лейтенант Александр Леваковка йөкләп, йөртүче-механик урынына үзе утыра. Танк орудиесе белән наводчик Алексей Неустроев идарә итә. Менә шунда алар каршысына дошман техникасы килеп чыга. Артка чигенеп булмый, егетләр дә куркып калмый. Безнекеләр санаулы минутлар эчендә каршы якның 2 танкын һәм 6 бронетранспортерын, күп санда сугышчысын юкка чыгара. Соңрак аларны башка танк алыштыра. Әмма ул каршы як һөҗүменә дучар булып, сафтан чыга. Рәсим Баксиков экипажы кабат ут астына кереп, икенче танкны тарттырып тыныч урынга алып чыга.

Оборона министры карары белән батыр егетләр Россия Герое исеменә тәкъдим ителгәч, Рәсим һәм аның иптәшләре турында бөтен ил белде. «Үземне герой дип санамыйм. Без бит эшләдек. Эшебез шундый», – диде сөйләде якташыбыз журналистларга. Аннары: «Бәрелеш вакытында ниләр кичердегез?» – дигәнгә, шаяртып: «Бик кызу булды. Танк эчендәге кебек», – дип җавап бирә.

Владимир Путин батыр якташыбыз һәм аның иптәшләренә Алтын Йолдыз орденын 24 августта Курск өлкәсендә тапшырды. Икенче көнне Россия Президенты Кремльдә алар белән кабат очрашты.

Казан танк училищесының кораллы көчләр һәм ату кафедрасы укытучысы Дмитрий Маширо:

– Укыганда ук гаилә коруы аның җаваплы кеше икәнен күрсәтте. Мин Рәсимнең бер танк белән әллә ничә техникага каршы чыгуын һәм җиңүен зур батырлыкка тиңлим. Т-80 танкы – газ турбиналы. Әмма нинди булса да, һәр техника белән дөрес идарә итү һәм экипажның әзерлекле булуы, һөнәри осталык кирәк. Взвод командиры наводчикны да, йөртүчене дә алыштыра ала. Рәсимнең батырлыгы – аның осталыгында. Көче рухлы булуы, җиңүгә омтылуы аркасында ул һәм аның иптәшләре дошманга каршы тора алган да инде. Бу очракта көтелмәгән хәл килеп чыккач, экипаж үзенчә эшләгән һәм ялгышмаган. Без үзебездә укып чыккан егетләр белән горурланабыз.

Казан танк училищесын тәмамлаучыларның 39ы Советлар Союзы Герое исемен йөртә. Махсус хәрби операция башлангач, биредә укыган 11 егет Россия Герое исеменә лаек булды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

 


Фикер өстәү