«ВТ»ның махсус проекты: Исәнмесез! Аван-и!

Бу сүзне Татарстанда әллә ничә төрле телдә, яратып, кадер-хөрмәт хисләренә төреп әйтәләр. Әмма бу төрлелек аңлашуга һич кенә дә киртә түгел. Хәтта, киресенчә, араны якынайтырга, күңелне баетырга, белемне арттырырга, кызыксынуны басарга булыша торган көчле, кодрәтле сүз ул. Без дә, сөйләшсәк тә төрле телләрдә, дип, шушы кадерле сүзне юл фатихасы итеп, Татарстанның үзенчәлекле авылларына сәфәр чыгарга булдык.

 «Исәнмесез!» дидек тә, бу юлы чуаш дусларыбыз янына – Буа районындагы Чуаш Киштәге авылына юл алдык. Безне алар «Аван-и!» дип каршы алдылар.

Шөгыльле авыл

Ипи-тоз, үзләре генә белгән рецепт буенча әзерләнгән сыра, чуаш җырлары (башкача мөмкин дә түгел!) белән Чуаш Киштәге авылында каршы алалар. Сый-хөрмәттән авыз итәсе – шул рәвешле бу милләткә ихтирам билгесе күрсәтәсе!

Биредәгеләр кул эшләренә хирыс. Авыл башлыгы Иван Павлов та шулай ди. Чигү, милли киемнәр тегү, бәйләүне, курчаклар, агачка чукып ясауны үз итәләр. Моннан тыш замана шөгыльләрен дә өйрәнәләр. Үз кулибиннары да бар. «Бер тимер кисәге дә тик тормый бездә. Теләсә кайсы хуҗалыкка кереп карасагыз, һәркайсы нәрсә белән дә булса шаккатырачак. Кул эшләрен дә, башка һөнәрләрне дә беләләр. Авылда үзлектән ясалган тракторлар саны гына да 20дән артыктыр. Әле аларны да сезгә күрсәтербез дигән идек тә, эш вакыты бит, барысын да ничек бер урынга җыясың?» – ди Иван Павлов.

Авыл тарихына килгәндә, Чуаш Киштәгенә 1670–1680 нче елларда нигез салынган. Салада, нигездә, чуашлар гына яши. 171 хуҗалыкта якынча 300ләп кеше гомер кичерә.

– Рәхәт яшәү өчен барлык шартлар да бар бездә! Мәктәп – капиталь ремонттан соң, яңа клуб, яңа балалар бакчасы бар, авыл советы бинасы төзекләндерелде. Әле авылда яшьләр бар. Әмма башка җирләрдәге кебек үк кимүгә таба бара. Тик киләчәктә үзгәреш булыр дип уйлыйм. Авылларда шартлар елдан-ел яхшыра бит, – ди башлык.

Өмет маяклары

Кечкенә авылларның өмете-бәхете – эшенә бирелгән энтузиастлар кулында. Моңа беренче генә инанмыйбыз инде. Чуаш Киштәгендә исә ирле-хатынлы Петровлар бу. Бер генә бәйрәм дә алардан башка узмый. Үзләре дә: «Мәдәният йортында яшибез инде без!» – диләр.

Тамара белән Федор Петровлар Алабугада укыганда таныша. Хәзер өйдә дә, эштә дә гел бергә. Музыка, мәдәният – аларның юлдашлары. Федор абзый авылдагы мәдәният учагын тергезеп кенә калучы түгел, әлегәчә дә ялкынын өстәп торучы да. Балаларны, авыл халкын уен коралларында уйнарга өйрәтә. Сәләтле балаларны ансамбльгә туплый. Әле биергә дә өйрәтәләр. Уен коралларының да ниндиләре генә юк! Балалар гармунын да, баянын да, балалайканы да, барабанны да яхшы белә.

– Балалар үсә тора, шәһәргә китә тора. Ел саен яңаларын туплыйбыз. Өйрәнсеннәр, белсеннәр, дибез. Клубыбыз да уңайлы, шартлары бар бит. Минемчә, шөгыле булган балаларның бозыклыкка, ямьсез гамәлләргә вакыты калмый, – ди Федор абзый. Шунысын да әйтергә кирәк: музыкага мәхәббәте уянган балаларның күпчелеге мәдәният һәм сәнгать училищеларында, институтларында укый икән.

– Безнең авылга эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу балаларны күреп сокланды. Әле клубыбыз да начар иде, ремонтка чиратта гына тора идек. «Сезнең кебекләргә акча табасы!» – диде Президентыбыз, шулай клублы да булып куйдык, – дип сөйли әңгәмәдәшебез.

Бу кешеләрнең өйләрендә дә җыр-моң тынмый, диләр. Федор абзый баянда уйнаса, Тамара апа җырлый.

– Чуаш халкының, башкаларныкы кебек үк, үз музыкасы, үз көйләре бар. Күп кенә төбәкләрдә яшәүчеләр җырларны туган телдә тыңлау мөмкинлегеннән мәхрүм. Без чуашлар яшәгән районнарга барабыз, аларны куандырабыз, – ди Федор Петров.

Инде үзләре дә егет белән кыз яшендә түгел. Шулай да күңелләре белән яшьләр. Әле сәламәтлек булганда, тәрбия маяклары булып, авылны яшьнәтеп торырга исәпләре. Шулай булсын гына.

Нәрсә борчый?

Кунак булган авылыбызда мәктәптә дә, балалар бакчасында чуаш теле укытыла. Сүз уңаеннан, белем йортына 45 бала йөри, балалар бакчасында 10 бала тәрбияләнә. Авылда милли бәйрәмнәр булып торганда, шуларны күреп үскән бала-чагасы барда әле киләчәккә өмет бар, дип ышаналар.

Тик читкә киткәч, кызыгы югаламы, кирәксенми башлыйлармы – тел дә, мәдәният тә онытыла. Сәбәпләре күптер дә бит… Авыл башлыгы белән шул хакта ­фәлсәфә корабыз.

– Чуаш теле 1 нче сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр укытыла. Дәреслек-әсбапларга кытлык юк, җитәрлек алар. Иң мөһиме – туган телне укыта алырдай бик яхшы белгечебез бар. Ольга Бахтинова – бик милли җанлы кеше. Югары белемле белгеч, җанын биреп укыта. Белем биреп кенә калмый, милли юнәлештә тәрбия белән дә шөгыльләнә, фольклор туплый, кызыксына һәм кызыксындыра. Аның укучылары да даими рәвештә төрле конкурс, фән олимпиадаларында җиңеп тора. Әле менә быел да бер кызыбыз чуаш теленнән олимпиада җиңүчесе булып танылды, – дип сөйли Иван Павлов. – Балалар бакчасында да туган тел үги түгел. Тәрбия урыс һәм чуаш телләрендә бара. Үз телең өйдә генә кирәк, өйдән чыккач, нәрсәгә ул, дип уйлаучы азчылык бар инде ул. Өй шартларында да балалары белән урыс телендә сөйләшүчеләр… Аз, әмма бар. Мин исә андый фикерне бер дә хупламыйм. Башка телне өйрәнү берни түгел, аңа һәрвакытта да өлгереп була. Туган телне өйдә булса да кулланасы бит инде. Онытмыйсы!

Иван Павлов милли үзаңны күтәрү өчен менә ни эшләргә кирәк ди (һәм салада шулай эшлиләр дә):

– Булган байлыгыбыз – телебезне һәм мәдәниятне мөмкин кадәр күбрәк күрсәтергә кирәк. Күрсәтеп кенә сеңдереп була. Чаралар, концертлар, спектакльләр, дисеңме. Әлбәттә, бу җәһәттән авыл клубында шактый эш алып барыла. Үзегез үк безнең Петровларны күрдегез бит. Яшьләребез үз көче белән чуаш телендә спектакль дә куя, концертлар да булгалый. Мөмкинлегебездән чыгып, артистларны Ульяновск, Чуашиядән чакырып торабыз. Менә шундый чаралар булып торганда, аларга яшьтән үк балалар йөреп торганда, әле киләчәккә өмет бар. Күргәннәрнең эзе калачак ул.

Иң мөһиме – мәгариф тармагында туган телләрне укытуга урын бирелә. Бу да булмаса, менә куркыныч булыр иде, ди әңгәмәдәшебез. «Ата-ана, өлкән буын вәкилләре буларак, балаларга милләтебезнең бай мирасын тапшыру бурычын тоябыз. Алар да шул хакта уйласын иде. Мәктәпләрдә туган телләре укытылмаган авыллар да бар бит! Менә бу зур минус. Туган телдә белем бирү булмаса – трагедия инде ул. Без әле, Ходай кушса, якын киләчәктә мондый бәла белән очрашмабыз», – дип ышана Иван Павлов.

СҮЗЛЕК

Исәнмесез! – Аван-и!

Сау булыгыз! – Тепре тел пуличчен!

Рәхим итегез! – Ырă сунса кĕтетпĕр!

Авыл – Ял

Милләт – Нацилӗх

Рәхмәт – Тавтапуҫ

ГаиләПер йыш

Татулык – Тӗнче (мир), килӗшӳ (согласие)

Дуслык – Туслах

Мәхәббәт – Юрату

 

Чуаш халкы милли ризыгы шартан пешерәбез:

Бу – чуашларның иң танылган ит ризыгы. Элек тә, хәзер дә яратып ясала һәм ашала торган сый. Озак әзерләнә торган ризык. Үзенә күрә колбасаны да хәтерләтә. Әмма күпкә тәмлерәк, хуш ислерәк була дип ышандыралар чуашлар.

Авылның хөрмәтле кешесе Вера Леонтьевна безгә әлеге ит сыен ничек дөрес әзерләргә кирәклеген аңлатты:

– Бәрән суйгач, аның итен сөякләрдән аерасы. Бәрәннең ашказаны, ите кирәк. Тәменчә тоз-борыч, төрле тәмләткечләр кулланырга була. Бәрәннең ашказанын юып, эчен тышка әйләндереп, кабат юасы, чайкыйсы, чистартасы. Итне зур булмаган кисәкләргә турап, тозлап-борычлап, яхшылап болгатасы.  Шушы итне ашказанына тыгыз иттереп тутырасы, җеп белән нык итеп тегәсе. Бер тәүлеккә мичкә тыгасы. Ризык бик туклыклы, кирәк кадәр тозлы да. Тутырмага охшамаган. Итне үзен генә түгел, маен да тутырырга кирәк, алай ризык тәмлерәк тә чыгачак.

Чуашлар турында нәрсә белеп торырга кирәк?

– Бу – халык саны буенча Татарстандагы өченче милләт.

– Чуашлар белән Төркия вәкилләре бигрәк тә кызыксына. Ник дигәндә, чуаш телен белү аларга борынгы төрек телен өйрәнү һәм тикшерүдә ярдәм итә. Еш кына Төркиядә экспедицияләр дә кабул итәләр.

– Чуашларга бердәмлек, үзара ярдәмләшү хас. Зур эшләрне дә алар электән үк өмә җыеп, җыйнаулашып башкарган.

– Чисталык яраталар. Үзләре дә эчкерсез, гади.

– Чуашларда кәрҗин үрү шөгыле бик киң таралган була. Әле дә бу кәсеп белән шөгыльләнүчеләр бар.

– Чуаш авылларында әйлән-бәйлән әйләнүләр, җыр башкарулар мотивлары, алымнары белән аерыла.

– Киемнәрендәге чигелешләргә карап гүзәл затның нинди гаиләдән булуын, бирнәсен чамаларга була икән. Моңа өстәп хатын-кызның шәхси сыйфатларын да чиккән бизәкләр билгеләгән. Бизәкләр дә үзенә күрә алфавит булып санала.

– Атларга хөрмәт белән карыйлар. Ул – алар өчен тырышлык символы.

 

Бәйрәмнәр турында

Уяв – чуашларның язгы сабан эшләре төгәлләнгәч оештырыла торган бәй­рә­ме. Турыдан-туры тәрҗе­мә ит­кәндә «саклау», «үтәү» дигәнне аң­лата. Димәк, халыкның борынгыдан кил­гән йо­лала­рын, гореф-гадәтлә­рен сак­лый бу бәйрәм. Уявка кагылышлы төрле ышанулар бар. Мәсәлән, күпләр бу бәйрәмдә тиң парын очрата ала икән. Уявны билгеләп үтмәгән елда халык чирләргә сабышыр, иген дә уңмас, табигать тә көйсез булыр дигән ышану да яши әле тагын. Чуашлар исә, шуны исәпкә алыпмы, бу бәйрәмне иң кыен елларда да үткәреп килде. Быел Уяв 10 июльдә узачак.

Хыят – июнь аенда үтә торган бәйрәм. Әйлән-бәйлән уеннарына корылган. Яшьләргә танышу, очрашу өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Кызлар үзләренең иң матур киемнәрен киеп чыга, уңганлыкларын күрсәтә.

Акатуй – татарларның Сабан туена охшаш бәйрәм. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануга багышлана. Бик борынгы чорларда Акатуй күмәк гыйбадәт кылу чарасы буларак та саналган.

Çимĕк – үлгәннәрне искә алу көне. Бу көнне чуашлар зиратка бара. Гадәттә, пәнҗешәмбе көненә туры килә. Çимĕкка туган-тумачалар җыела, төрле гыйбадәт гамәлләре кылына.

Улах – аулак өйгә охшаш чара, яшьләр утырмасы. Күңелле җыр-биюләр, әйлән-бәйлән уйнаулар белән дәвам итә.

Милли уен коралы – параппан. Барабанга охшаш инструмент. 20–25 см озынлыктагы цилиндр рәвешендәге агач корпуслы, берәр мал тиресе белән тарттырылган, муенга (иңгә) асып йөри торган итеп эшләнә ул. Махсус тукмаклар белән бәрә-бәрә, билгеле бер ритмга көй чыгарып, шуңа кушылып җыр башкаралар икән.


Фикер өстәү