Йөзә торган су тюбингында катерга бәрелеп 23 яшьлек егет һәлак булган

Башкортстанның Мелеуз районында суда йөзә торган тюбинг катерга бәрелә. 23 яшьлек егет һәлак булган. Моннан тыш, 30 яшьлек ир-ат зыян күрә. Хәзер ул хастаханәдә, дип яза kazan first.

Фаҗига Нугуш сусаклагычында була. Егетләр гидроцикл ярдәмендә тюбингта йөзгән. Бераз вакыт узгач авария булган, дип хәбәр итә Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.


Фикер өстәү