Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә янгын сүндерү машиналары тапшырылды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә янгын сүндерү машиналары тапшырды. Тантана Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе башланыр алдыннан үткәрелде.

«Яңа транспорт тапшыру – ул коткаручылар эшчәнлегенә югары бәя генә түгел, ә халык ышанычының югары кредиты да. Яңа машиналар сезнең көндәлек эшегезне җиңеләйтергә һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итәргә булышыр дип өметләнәм», — дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә.

Аларга шулай ук зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен кирәкле барлык әйберләр, шул исәптән кислород аппаратлары белән җиһазландырылган яңа барокамера тапшырылды.

Соңгы ике елда республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы автопаркы 50 берәмлек янгын сүндерү техникасы белән тулыланган, тагын 75е ремонтланган.


Фикер өстәү