Алексей Песошин: Росгвардия хезмәткәрләре иминлекне тәэмин итүгә зур өлеш кертә

Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсендә ведомствоның 2023 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующиеның ведомстводан тыш саклауны һәм лицензия-рөхсәт бирү эшен оештыру буенча урынбасары Павел Дегтярев, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, үзара хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләре катнашты.

Алексей Песошин үз чыгышында халык иминлеген тәэмин итүнең төп өстенлек булуын ассызыклады. Биредә Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе бүлекчәләре үзләренең һөнәри осталыгын күрсәтә. «Сез үз бурычларыгызны лаеклы һәм намус белән үтисез. Шәхси составка зур массакүләм чаралар үткәрү чорында җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин иткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең ролегез һәм керткән өлешегез Татарстанның абруе һәм үсеше өчен мөһим», – диде Татарстан Премьер-министры.
Республика Хөкүмәте башлыгы шәхси сак предприятиеләре эшчәнлеген, бигрәк тә мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итүчеләрне күзәтү өлкәсендә эшне дәвам итәргә чакырды. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә идарә көчле кадрларга һәм техник мөмкинлеккә ия, яхшы җиһазландырылган һәм мобиль бүлекчәләре бар. Ул быел республикадаҗитди сәяси һәм спорт чаралары узачагына игътибар итте. «Аларны лаеклы уздыру барлык тармакларның һәм хакимият органнарының, республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең беренчел бурычы булырга тиеш», – диде Татарстан Премьер-министры.

2023 елда шчәнлек нәтиҗәләре турында штаб начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы – Татарстан буенча Росгвардия идарәсе башлыгы урынбасары Александр Евтушенко хәбәр итте. Махсус билгеләнештәге бүлекчәләр хезмәткәрләре Татарстан территориясендә дә, аннан читтә дә 700дән артык хезмәт-хәрби бурычларны һәм махсус чараларны үтәүгә җәлеп ителде. Җинаятьләр кылуда шикле 147 кеше тоткарланган. Законсыз әйләнештән 9 берәмлек утлы корал, төрле калибрлы 260 берәмлектән артык хәрби припас, 12 килога якын шартлаткыч матдәләр алынган.

Узган елда ведомстводан тыш сак бүлекчәләре тарафыннан 15,5 меңнән артык объект, 34 меңнән артык яшәү һәм гражданнарның мөлкәтен саклау урыны сак астына алынган. Патрульлек постларында һәм маршрутларында 336 җинаять ачыкланган, федераль эзләүдә булган 25 кеше тоткарланган. Уку елы башыннан 538 мәгариф объекты тикшерелгән. 84 объектта 109 хокук бозу очрагы ачыкланган, алар буенча 115 административ беркетмә төзелгән. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү кысаларында гражданнар гаризалары буенча 32 меңнән артык лицензия, рөхсәт һәм таныклык бирелгән.


Фикер өстәү