Казанда “Буран” планын игълан иткәннәр

Казанда, буран котыру сәбәпле, “Буран” планын игълан иткәннәр. Татарстан башкаласы мэриясеннән хәбәр ителгәнчә, 800 берәмлек махсус техника кар чистартуга җәлеп ителгән.

“Соңгы тәүлектә шәһәрдә 5 мм – айлык норманың 14 проценты күләмендә кар яуды. 12 мең тоннадан артык кар чыгарылды”, – диелгән хәбәрдә.
Юлларны чистарту эше көчәйтелгән режимда алып барыла. Төп юлларны, тукталыш һәм тротуарларны чистартуга аерым игътибар бирелә.
Шул ук вакытта ишегалларын һәм йорт түбәләрен кардан чистарту эше дәвам итә. Моңа 1390 ишегалды җыештыручы һәм 123 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Сүз уңаеннан, узган елда кышын автомобиль һәм тимер юл транспортының өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү өчен “Буран” планы кысасындагы эшләр берникадәр үзгәртелгән.


Фикер өстәү