Ут һәм су өчен түләгәндә үтә күренмәлелекне тәэмин итү…

Ут һәм су өчен түләгәндә үтә күренмәлелекне тәэмин итү, «акыллы» Казан һәм нәселдән килгән чирләр. Башкалада Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ризасызларны тикшерәләр

Чара «Татэнергосбыт»ның башкаладагы оешмаларының берсендә узды. Шуңа күрә сөйләшү дә аның эшен бәяләүдән башланды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татэнергосбыт» республикада 2009 елдан бирле эшли һәм электр энергиясеннән, торак коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылар белән аны җитештерүчеләр арасында үзенә күрә бер күпер булып тора.

– Әлеге оешма базасында барлыкка килгән Бердәм исәп-хисап үзәге кулланучыларга күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын гына яхшыртып калмыйча, түләүләрне җыюның үтә күренмәлелеген дә тәэмин итте, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тик Татарстандагы оешмаларның барысы да әлеге системага кушылырга ашыкмый икән. Бу хакта утырышта ассоциация советы рәисе, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтте.

– Республиканың җиде районы «Татэнергосбыт» инфраструктурасына тоташмаган килеш кала. Башка компанияләрдән энергия сатып алучы зур предприятиеләр белән энергия белән тәэмин итү килешүләрен төзү мәсьәләсе дә ачык. Татарстан Рәисе тарафыннан бирелгән күрсәтмәләргә карамастан, республикадагы 13 компания әлеге эшне башкармады әле. Алар чималны сатып алу бәясе турындагы мәгълүматны да әйтми. Андыйлар белән эшне көчәйтергә тәкъдим итәм, – диде Рифкать Миңнеханов.

Әлеге фикерне куәтләп, Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне игътибарга алырга, бигрәк тә Бердәм исәп-хисап үзәгенә күчәргә теләмәгән идарәче компанияләрне тикшерергә киңәш итте.

– Торак инспекциясе, прокуратурага да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тикшерсеннәр. Аннары алга таба нишләргә икәнен уйларбыз. Без бит бернәрсә дә таләп итмибез! «Татэнерго» моннан акча эшләми. Түләү системасының төгәллеге, үтә күренмәлелеге тәэмин ителәчәк кенә, – диде Татарстан Рәисе.

Гомумән алганда, Татарстанда ТКХ өчен түләүләрне җыю күрсәткече 99 проценттан да артып китә. Республика торак фондының 82 процентына «Татэнергосбыт» хезмәт күрсәтә.

«Акыллы» Казан

Казанны мактадылар. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан башкаласы – иң «акыллы» шәһәрләрнең берсе.

– Казан ил күләмендә «акыллы шәһәр»ләр рейтингында алдынгы урыннарның берсендә тора. Шәһәрдә процессларны һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру юнәлешендә бай тәҗрибә тупланган, – диде ул.

Баксаң, «акыллы»лар исемлегендә без Мәскәү һәм Санкт-Петербургка гына уздырабыз икән. Шул ук вакытта, ил башкаласы белән чагыштырганда, бездә цифрлаштыруга киткән чыгымнар 30 тапкыр кимрәк.

Казан башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Дмитрий Кремлев сүзләренә караганда, соңгы өч елда башкалада цифрлы проектлар саны ике тапкыр арткан. Бүген 40тан артык мәгълүмати система гамәлдә. Яңалары да бар. Мәсәлән, урамнарның төзеклеге сагына ясалма акылны чыгармакчылар. Әлеге мәгълүмат системасы юл билгеләре, ут баганалары гына түгел, ә йорт түбәләрендәге боз, ташлап калдырылган машиналарны да «күрергә» сәләтле.

Татарларга хас авыру

Утырышта чыгыш ясаган «БАРС Груп» җитәкчесе урынбасары Эльвира Гыйльманова исә чараны җиргә тартып төшергәндәй, нәселдән килгән авырулар турында сөйләде. Республикада яшәүчеләрнең генетик мәгълүматын аерым бер базага тупларга тәкъдим итте ул. Дөрес, бу хакта күптән сөйләшәләр. Шунысы да бар: әлеге мәгълүматны җыю гына түгел, аны саклау, куркынычсызлыгын тәэмин итү дә бик мөһим. Әби-бабаларыбызның бөтен авыруларын туплап, мәгълүматны цифрлаштыру алга таба яңа туган балалар арасында генетик авыруларны булдырмый калу, нәсел чирләрен алдан ачыклау мөмкинлеген тәэмин итәчәк, диделәр утырышта.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин әйтүенчә, РКБ әлеге юнәлештә күптән эшли. Аерым алганда, йөкле хатын-кызларга скрининг ясап, төрле авыруларны алдан тикшерәләр. Министр әлеге эшнең мөһимлеген һәм тирәнтен өйрәнү таләп ителүен дә искәртте. Мәсәлән, генетиклар шуны ачыклаган: татарлар арасында ашказаны яман шеш авыруы килеп чыгу куркынычы зур икән.

– Без юл башында гына. Безгә ничек килеп чыгуыбыз, тарихыбыз мөһим. Генетик тикшерүләр бу юнәлештә ачыклык кертергә булышачак дип уйлыйм. Эшне дәвам иттерергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аңа җавап итеп, Рифкать Миңнеханов: «Кайбер мәсьәләләрдә тарих үзгәрергә дә мөмкин», – дип тә өстәде. «Тарих үзгәрмәячәк. Ул кайберәүләр уйлап чыгарып язганча түгел, ә дөрес булачак», – дип җавап бирде Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү