17 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара балалар арасында  уйлап табучылар көне

Су чаңгыларын, мехлы «колак»-наушникларны, җиләк-җимештән ясалган туңдырмаларны нинди уртак үзенчәлек берләштерә дип уйлыйсыз? Хикмәт шунда: аларның барысын да балалар уйлап таба.

Бу дата танылган шәхес, Америка галиме, сәясәтчесе Бенджамин Франклинның туган көненә туры китереп сайлана. Беренче ачышын – аякка бәйләнгән йөзгеч такталарны (ластларны) Франклин 1718 елда нибары 12 яшендә уйлап таба. Ул бервакыт аякларына такталар бәйләп йөзә һәм нәтиҗәдә иптәшләрен әллә кая артта калдырып китә.

Ел саен ярты миллионнан артык бала яңа җайланмалар уйлап таба, роботлар тудыра һәм инде булганнарын камилләштерә.

Халыкара остазлык көне

Халыкара остазлык (наставничество) көне. Беренче тапкыр ул 2017 елның 17 гыйнварында билгеләп үтелә. Бәйрәмне Америка боксеры һәм күп тапкыр дөнья чемпионы Мөхәммәт Алиның туган көне хөрмәтенә билгеләп үтәләр. Спортчы ярлыларга ярдәм итүе һәм объектлар төзүгә акча бирүе белән билгеле.

Россия мөселманнарының эшләре буенча комиссариат

1918 елда Россия мөселманнарының эшләре буенча комиссариат төзү турында декрет кабул ителә. Аның комиссары итеп Мулланур Вахитов (1885-1918) билгеләнә. Комиссариат илдәге мөселманнар өчен җаваплы орган була. Бу орган 1920 елда Татар Автономияле Совет республикасын төзүдә актив роль уйный.

Әзер бул!

1972 елда яңа ГТО («Готов к труду и обороне») физкультура стандартлары кабул ителү турында карар кабул ителә. 1959 елда ГТО комплексының кайбер таләпләре халыкны физик тәрбияләү һәм илдә физкультура хәрәкәтен үстерү өлкәсендә куелган бурычларга туры килми, шуннан соң яңа ГТО стандартлары кертелә. ГТО нормалары барлык укучылар һәм студентлар өчен мәҗбүри була.

Халык санын алу

1979 елда СССРда халык санын алу башлана (24 гыйнварга кадәр дәвам итә). Илдә 262,4 млн кеше яшәгәнлеге ачыклана.

 

 

 

 


Фикер өстәү