Гыйбриләр үзара сугышырмы?

Дөньякүләм турбулентлык фонында Израильдәге соңгы көн вакыйгалары аерым игътибар сорый. Эш шунда: быел яздан башлап гыйбриләр зур фетнә һәм гыйсъянчылык шартларында яши. Биньямин Нетаньяху – илнең Премьер-министры, суд реформасы үткәрергә карар кылганнан соң, Америка штыкларында утыручы бу ясалма дәүләттә зур ризасызлык дулкыны җәелде.

Яңа гына Кнессет (парламент) «җитәрлек акыл принцибы» дип аталган кагыйдәне гамәлдән чыгарды һәм урамнарда хәл тагын кискенләште. Сәясәт белгечләре хәтта илне гражданнар сугышы хәленә якынлаша дип белдерде. 1948 елда Фәләстыйн җирләрен талап һәм яулап алу хисабына барлыкка китерелгән Израиль болай да бик тыныч яши алмады. Гарәпләр белән даими конфликт гыйбриләргә тыныч йокларга мөмкинлекне бик бирмәде. Соңгы җитмеш елда Израильнең гарәп дәүләтләреннән өстен чыгуының берничә сәбәбе бар иде. Төп сәбәп: Беренче Бөтөндөнья сугышыннан соң, хәлифәлекне югалткан мөселманнар Көнбатыш державаларына колониаль бәйлелеккә төште. Фәләстыйн, мәсәлән, Англия кулы астында калды. Капиталистик державалар, «бүлгәлә һәм хакимлек ит» принцибына нигезләнеп, гарәпләрне вак дәүләтләргә бүлгәләп бетерде һәм аларда курчак хөкүмәтләр урнаштырдылар. Алжир, әйтик, Франция коллыгыннан 1960 елларда гына котылды дип санала. «Санала» дип шуның өчен язам, чөнки рәсми рәвештә бәйсезлек алсалар да, колонияләр Көнбатышның идеологик һәм сәяси басымы астында яшәделәр, финанс бәйлелегендә тордылар. Бу катлаулы темага артык тирәнәймичә генә, шуны искәртик: Израиль көнбатышлылар тарафыннан Якын Көнчыгышны кулда тоту өчен плацдарм буларак барлыкка китерелде, бүгенгә кадәр Американың хәрби һәм финанс ярдәме белән яши.

Израильгә каршы көрәшүче ике көч бар: берсе – гарәпләр, икенчесе – ортодоксаль яһүдләр. Игътибар итегез: мин беренче көч турында «мөселманнар» димәдем, «гарәпләр» дип гомумиләштердем. Фәләстыйнда гыйбриләргә каршы көрәшүче гарәп төркемнәре арасында мөселманнар да, коммунистик хәрәкәт тарафдарлары да, христианнар да, демократияне яклаучылар да бар. Хәзерге вакытта төп көчне ислам каршылыгы тәшкил итә, әлбәттә, әмма көрәш алып баручы мөселманнар – төрле секта әһелләре, үзара бердәмлек юк. Тагын бер нәрсәне искәртик: Фәләстыйнны азат итү өчен көрәшне гарәп дәүләтләре түгел, төбәктәге дәүләти булмаган төркемнәр генә алып бара. Вазгыять шулай корылган: гарәп илләренең җитәкчеләре бу көрәшне якламыйлар.

Гыйбриләрнең Фәләстыйнда куәтле дәүләт буларак берләшүләре Коръәннең 17 нче «Әл-Исра» сүрәсендә вәгъдә ителә. Аллаһы Тәгалә бу халыкка ике тапкыр көч-куәт биреләчәген һәм икесендә дә аларның Җир йөзендә бозыклык таратачакларын һәм ахыр чиктә хурлыклы рәвештә тар-мар ителәчәкләрен сөйли. Үзләренә җибәрелгән пәйгамбәрләрне үтерүләре гыйбриләрнең беренче бозыклыгы булып санала. Шул бозыклыкның бер дәлиле – алар тарафыннан үтерелгән Яхъя пәйгамбәрнең башы Дәмәшкъ шәһәрендәге өммәвиләр мәчетендә махсус сандыкта саклана. Сүриягә визиты вакытында Путин ул мәчеткә керде, сандыкны карады. Мәгълүмдер ки, пәйгамбәрләр тәне бозылмый, бәлзәмләүне таләп итми. Беренче җиңелү безнең эрага кадәр булып, гыйбриләрнең дөнья буйлап гасырлар буе сөрелеп йөрүләре, дәүләтсез яшәүләре, бары тик 1948 елда гына, Аллаһның вәгъдәсе тормышка ашырылып, икенче тапкыр куәткә ирешүләре – тарихи фактлар. Икенче тапкырында да бозыклык таратулары – көн чынбарлыгы. Бүген бөтен дөньяда ЛГБТ хәрәкәте өстенлеккә ирешергә омтыла, зәңгәрләр һәм алсулар диктатурасын урнаштырырга телиләр икән, бу асылда сиончылар – гыйбри дәүләтен оештыручылар эшчәнлеге нәтиҗәсе. Сион тарафдарларының барлык көнбатыш илләрендә дә йогынтылы булуларын һәм дилбегәне үз кулларында тотарга тырышуларын, төп мәгълүмат чараларның хуҗалары булуларын искә алганда, ЛГБТ идеологиясенең ни өчен шулай Җир шары буйлап иркен таралуын аңлау кыен түгел. Израиль – гомосексуаль мөнәсәбәтләрне 1988 елда ук легальләшергән дөньядагы беренче дәүләт икәнен дә искә алыйк. Иң яңа тарихта бозыклык чишмәсенең каян башлануын аңлау өчен шул да җитә. Россиядә интернет ресурслар күпләп бикләнә башлаганчы, мин гыйбриләрнең рәсми порталларын даими күзәтеп бара идем һәм әйтә алам: илдә җенси бозыклык нигезендә эшләнгән җинаятьләр массакүләм төстә. Юк, зина кылу, бер җенестәгеләрнең бозыклыклары турында әйтмим, алар анда җинаять булып саналмый, шулар нигезендә үтерүләр, коллыкка төшерүләр, тән җәрәхәтләре ясаулар турында сүз бара.

Ахырзаман пәйгамбәренең хәдисләре Фәләстыйнның кыямәт алдыннан азат ителәчәген, Әл-Кудска (Иерусалимга) яңадан мөселманнар хуҗа булачагын хәбәр итә. Бу хәдисләрне гыйбриләр бик яхшы беләләр. Фәләстыйнда алар гаркад агачыннан урманнар үстерделәр, чөнки хәдисләрнең берсендә гыйбриләрне бары тик гаркад агачы гына үз артына яшерәчәге хакында мәгълүмат бар. Мин хәтерлим әле: Израиль генераллары 2005 елларда гаркад агачы утыртканда: «Бу агачлар киләчәктә безне саклаячак», – дип әйтәләр иде.

Израиль дәүләтенә каршы көрәшүче икенче көч – ортодоксаль яһүдләр, чөнки алар, Машиах (гыйбри мессиясе) чыкканчы, гыйбриләргә үз дәүләтләрен төзергә ярамый дип баралар. Бу һәлакәткә китерәчәк дип саныйлар. Андыйларның күбесе Израильдән читтә яши һәм гыйбри дәүләтенә каршы зур манифестацияләр оештыра. Израильнең үзендә яшәүчеләре еш кына гарәп манифестацияләренә теләктәшлек белдерә һәм сиончылар алдында аларның бер абруйлары да юк.

Израильнең соңгы көннәрдә зур сәяси тетрәнүләр кичерүе гыйбриләрнең үзләренә икенче тапкыр бирелгән куәтнең пигын узуларын һәм түбәнгә таба юл тотуларнын сөйли. Фәләстыйн каршылыгы белән көрәштә дә алар үзләрен элеккечә иркен тота алмыйлар инде. Басымчаклык һәм башбаштаклык кылу көннән-көн кыенлаша.

Израильнең кыска гомерле дәүләт булып оешуын аның Көнбатыштагы тарафдарлары да яхшы белә. 1967 елда ук Арнольд Тойнби – Халыкара мөнәсәбәтләр король институты директоры, танылган британ галиме Израиль 60–70 елдан артык тормас дип фаразлый. Бүген ул куйган чик узып бара инде. Генри Киссинджер – милләте белән гыйбри булган Америка сәясәтчесе 2012 елда гыйбри дәүләтенә тагын ун ел вакыт калуын әйтте. Дөрес, аның ул фикерен фейкларга бай булган Америка газетасы гына бастырды. Әмма барыбер чама чамага туры килә бит. Израиль зур сәяси кризис кичерә, анда хөкүмәт артыннан хөкүмәт алышына, илне берләштерердәй лидер табылмый. Гыйбриләрнең икенче тапкыр тар-мар ителүләре өчен тарихи вакыйгалар өлгереп җитмәде әле. Кешелек дөньясы аңа кадәр бик дәһшәтле вакыйгалар аша үтәргә тиеш. Аянычтыр, ул вакыйгаларның оеткысы салына инде, чүпрәсе кабара. Әлегә Израиль үз куәтен Сүрия күгендә күрсәтә. Америка очкычларына утырган гыйбри пилотлары күпне күргән Шәм җирләрен даими утка тоталар. Израиль разведкасы дөньяның төрле илләрендә сәяси үтерүләр оештыруда беренчелекне бирми. Сәяси ат йөрешләре ясар алдыннан ил лидерлары гыйбри җитәкчелеге белән киңәшә. Дөньяның төрле почмакларында барган конфликтларда гыйбри йогынтысы теге яки бу рәвештә үзен бик еш сиздерә. Әмма кояш баюга таба бара инде. Яңа таң гыйбри таңы булып атарга вәгъдә итми. Алар файдасына бер ялган таң (шайтан таңы) булачак әле ләкин. Яһүд раввиннары шул таңга ышана, аның ату көне якынлаша, дип гел әйтеп торалар.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү