Яльчиктагы хәлләрнең шаһитләре: «Хатыны белән ике баласы үлде, үзе авыр хәлдә»

 Яльчиктагы хәлләрне үз күзләре белән күргән һәм танышлары һәлак булган кешеләр фаҗига турында  РЕН-ТВга сөйләгәннәр. 

Казаннан ял итәргә килгән Тимур сүзләренчә, көн эссе, аяз булганлыктан ниндидер бәла көтәр, дип берәүнең дә башына килмәгән. 18:15ләр тирәсендә күл өстендә кечкенә генә болыт килеп чыга. Ял итүчеләр җәйге яңгыр явар да үтәр дип, кайтырга, җыенырга уйламыйлар. Тик кинәт кенә күк йөзе караңгылана һәм давыл башлана.

Тимур һәм иптәшләренең үзләре белән палаткалары һәм башка ышыклану чаралары булмый, шунлыктан андагылардан ышыклану өчен сорап торырга мәҗбүр булалар. Конструкцияне дүрт яктан тотып торалар, тик давыл аны җимереп ташлый.

«20 минут эчендә бөтен нәрсәне очырды. 20 минут эчендә кычкырыш паника һәм башкасы. Бик каты боз ява башлады һәм көчле җил. Палаткаларны очыра, башкаларның да палаткалары очып китте. Безнең артта агач ауды. Ул зур түгел иде, әмма мин башка ауган агачларны күреп, моның масштабын чамаладым. Кычкырыш башланды, тавыш, кинәт кенә караңгыланды һәм паника башланды, — дип искә ала ул. – Кешеләр тиз генә әйберләрен җыеп, машиналарына ашыктылар. Тик күлдән чыкканда проблемалар башланды: ауган агачлар юлны каплаган иде. Физик көч кулланырга туры килде, — ди ул.

Ирләр белән агачларны күтәреп, чыгу өчен юлны ачырга туры килгән аңа.

Гарасатның икенче шаһите Катерина да барысы да бик тиз башлануын әйтә. Аңа һәм иренә  күрше палаткадагы ирнең вакытында кисәтүе аркасында котылырга насыйп булган.

«Ул безнең палаткага керде дә: «Агачлар ава, әйдәгез, чыгыгыз», — диде. Без чыгып өлгердек, ә кайбер палаткалар өстендә агачлар авып ята иде, югыйсә агач сынган тавышлар да ишетелмәде», — ди Екатерина.

Давыл вакытында ир-атлар тиз һәм белеп эш иткәннәр. Алар палаткалардан хатын-кызларны һәм балаларны чыгарып, күл ягына илткәннәр.

Гарасатт Эльвира Мөхәммәтҗанованың күршеләре өчен чын фаҗигага әйләнгән.

Гаилә башлыгын авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр, ә хатыны белән ике кызы үлгәннәр. «Кечесе әле күптән түгел туган иде, зурысына 3 яшь тә тулмаган иде», — ди сөйләгән ул.

Давылда зыян күрүчеләр: “Дөнья бетте дип уйладык”

 

 


Фикер өстәү