Акыл һәм байлык

 

«Алай бик акыллы булгач, ник син шундый ярлы?» Бик еш кулланылмаса да, мондый кинаяле сорауның барлыгын яхшы беләбез. Беренче карашка дөрес тоелган бу сөальгә җавап табасы килгәндә, акыл дигән сыйфатның асылын эзләмичә һич ярамыйдыр. Нәрсә соң ул?

Кемдер акылны үткерлек, елгырлык, хәйләкәрлек белән бәйли. Русча шундый сүз дә бар бит – «хитроумный». Үзебездә дә хәйләсез дөнья файдасыз дигән әйтем бар. Кемдер тормышта урнаша, «яши белә» икән – элемтәләре, йогынтылы дуслары, йомшак кәнәфие, башкалар кызыгырлык мөлкәте бар икән – димәк, ул үтә дә башлы, акыллы зат. Барысына да шомалык, мутлык аша ирешелгән тәкъдирдә дә гавамның күпчелеге шулайрак фикерли. Хәйләдән намуссызлык, гаделсезлеккә, мәкергә бер генә адым икәнен исәпкә алырга бик теләми. Ә бит хәйлә, төпкә төшебрәк уйлаганда, алдау-йолдау, кеше өлешенә керү инструменты. Шунлыктан ул сыйфат белән акыл арасына ниндидер тигезлек билгесе кую һич тә дөрес түгел. Хәйләнең акылга кагылышы бәлки бардыр да, тик ул аның шәхси файдага юнәлтелгән затсыз өлеше генә.

Икенче берәүләр (андыйлар азрак) акыллылыкны укымышлылык, эрудиция, гыйлем, сәләт белән бәйли. Болай фикерләү күпкә дөресрәк кебек. Саналганнарга кешелеклелек, игелек кебек үзлекләр дә килеп кушыла икән, руслар «мудрость» (камил акыл) дип атаган асыл акыллылык килеп чыга. Андыйлар – дөньяның, яшәешнең асылын аңлаган яисә шуны аңлауга якын торганнар һәм дә үзләренә түгел, тирә-яктагыларга кулай һәм файдалы затлар. Алар ниндидер шомалык, мутлыктан ерак… Әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, акыл белән хәйлә арасында ниндидер чик үткәрәсе һәм авылдашым Миргазиян Юныс язган сүзне төп хакыйкатькә чыгарасы килә: «Хәйлә – гаделсезләр акылы». Барысына да өстәп тагын хәйләкәр, шомаларның гыйлем белән дус түгеллеген, ә акыллының аңа һәрчак тартылуын һәм аннан файдалануын да билгелик.

Язма башындагы җөмләгә кайтып, сүзне дәвам иткәндә, бер нәрсә хак: акыллы, намуслы кеше артык бай була алмый. Бердән, аңа артык байлык гел кирәкмәскә дә мөмкин. (Йөз ел буе беркем чишә алмаган Пуанкаре теоремасын исбатлаган Григорий Перельманның шул дөньяви казаныш өчен билгеләнгән бер миллион доллардан баш тартуын исебезгә төшерик.) Икенчедән, акыл белән янәшә йөргән намус дигән категория мал, мөлкәт туплауда күпчелек очракларда комачау. Гадел юллар белән мал җыю аны шомалык, әрсезлек, оятсызлык аша табудан күпкә авыр. Шуңа күрәдер, гыйлем, рухи байлык, камил акыл янына күп итеп матди байлык туплаганнар бик сирәк.

Танышларым арасында ике бүлмәле «хрущевка»сы, бик үк яңа булмаган машинасы, гади йорт җиһазлары, ике-өч кыршылган джинсы белән бердәнбер костюмыннан гайре башка байлыгы булмаган сәләтле интеллигентлар бар. Андыйлар ришвәт тә бирми, алмый, кәнәфи өчен терсәге белән дә этешми. Тыныч кына намус белән үз эшен башкара. Хезмәт хакын да, әлбәттә, аз ала. Элегрәк шуларның берсеннән: «Нигә син булган белемең, сәләтеңне эшкә җигеп, югары дәрәҗәләргә ирешеп, уч тутырып акча алмыйсың, тормышның артына тибеп яшәмисең?» – дип сораганым булды. Җавап ул чакта мине бераз гаҗәпләндергән иде: «Аллага шөкер, тормыш болай да җитеш һәм кызыклы: китаплар, яраткан гаиләм, дуслар, җыйнаулашып табигатькә чыгулар, тыныч, үз көенә барган ипле тормыш. Нәрсәгәдер ирешәм, дип кеше башыннан йөрисем килми». Килешегез, күркәм фәлсәфә һәм шул фәлсәфәгә корылган күркәм яшәү. Аңа башкалар кияргә ашкынган брендлы кием дә, чит илләрдәге ял да, кемдер кукраеп, күркә кебек кабарынып йөргән джип та кирәкми. Аның күпләр ярсып чапкан күсе чабышында катнашасы килми. Чөнки ул ярыш гаделсез генә түгел, мәгънәсез дә. Ә гомуми нәтиҗә шундый: җәмгыятьтә сәләтлегә, акыллыга сорау (спрос) юк икән, бу, зурдан алганда,  аның проблемасы түгел, җәмгыятьнеке. Андый вазгыятьтә җәмгыять оттыра. Чөнки талант аңа хезмәт итми. Моның ахыры бер – күмәк артка китеш һәм затсызлану.

Муллык, байлыкта йөзүче ил, җирләр бар. Аларда акыл, намус  ягы ни дәрәҗәдә соң? Шул ук Көнбатыш культурасы, андагы демократия, бер яктан алганда, бик тә дөрес һәм камил казанышлар. Ярты дөньяга, шул исәптән безләргә дә йоккан «кечкенә» бер кимчелеккә күз йомганда, ул чыннан да шулай. Нинди кимчелек дисезме? Бик тә хәтәр кимчелек ул – куллану һәм акча культы. Ирек-хөрлек һәртөрле мактауга лаек сыйфат булса да, тормыштан барын да алып калырга тырышу, күсе кебек, бар нәрсәне үзеңә ташу, бөтен проблеманы акча аша хәл итү андый җәмгыятьләрне идеаллыктан ерак итә. Россия идеологлары да Европаны рухсыз, кыйбласыз, күпмедер дәрәҗәдә азгын, шулар сәбәпле акылга таман кыйтга итеп күрсәтергә тырыша. Бу өлешчә бәлки дөрестер дә. Тик шул ук вакытта без дә әллә кем түгел. Бездә, зурдан алганда, ни тегесе, ни монысы юк. Бай да яшәмибез, акыл ягыннан да алга киткәнебез юк әле…

Бәндә дөньяга матди байлык туплау, аягын селкетеп, акча өеме өстендә утыру өчен түгел, ә үзе яшәгән җиһанны аңлау, ким дигәндә, аңларга, үзен һәм әйләнә-тирәне аз гына булса да камилрәк, затлырак итәргә тырышу өчен туа. Кеше затының бу дөньядагы мин аңлаган миссиясе шундый. Шундый булырга тиеш. Комагайлык дәваланмый, дисәләр дә, кеше заты үзендә аннан арынырлык көч табарга тиеш. Булганына шөкер итеп яшәгән кеше генә бай. Рухи кыйммәтләр, гыйлем белән дус булган зат бай. Кем әйтмешли, рухи бай тыныч йоклый, чөнки аны таларга төнлә беркем дә килми. Матди байлыкка мөкиббәннәргә исә һичкайчан җитми – алар фәкыйрь.

Сүз ахырында тагын Перельманга кайтасы килә. Язуларынча, миллион долларны ул үзенә автордаш (соавтор) итеп икенче бер галимне – теореманы исбатлау юлында тәүге дөрес адымнар атлаган кешене кертмәүләре, премиянең аңа гына тәгаенләнүе, шул хәлдә олы гаделсезлек күрүе сәбәпле алмаган. Перельман кебекләр бар һәм алар безнекенә – уңыш, акыллылык «Форбс» журналы төзегән исемлек белән бәяләнгән затсыз чынбарлыкка параллель торган дөньяда яши. Алар – норма, ә байлыктан күбенгәннәр – эволюция ялгышы. Перельман үзенең ул гамәле белән бүгенге җәмгыятькә аның урынын күрсәтте, намусның нинди булырга тиешлеген аңлатты кебек. Җәмгыять кенә, үз бәласенәдер, берни дә аңламады.

 

Наил Шәрифуллин      

 


Фикер өстәү