Түбән Камада Разил Вәлиев исемендәге урам барлыкка киләчәк

Түбән Камадагы яңа «Урман» торак комплексында халык шагыйре Разил Вәлиев исемендәге урам барлыкка киләчәк. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов рәислегендә узган топонимика комиссиясе утырышында билгеле булды.

«Урман» торак комплексында 25,8 гектар мәйданда 133 шәхси йорт, 60 таунхаус һәм күп фатирлы йортлар төзеләчәк. Хәзерге вакытта комплекста өч кечкенә урам билгеләнгән. Аларның берсе Түбән Кама районының Ташлык авылында туган, танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев исемен йөртәчәк, дип хәбәр итә район башкарма комитетының матбугат хезмәте.
Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Разил Вәлиев узган елның 20 октябрендә, 76 яшендә вафат булды.


Фикер өстәү