Синоптиклар буранның күпмегә сузылачагын әйтте

Татарстанда әле тагын 3 көн дәвамында буран булачак. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында шулай дип белдергән.

“Арктикадан үтеп кергән циклон 15 гыйнвардан көчле явым-төшемгә, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җилгә китерде. 15 еннән бирле Казанда – айлык явым-төшем нормасының 17 проценты, ә республикада – 33-78 проценты яуды. Иртәгә кардан аз гына ял итеп алачакбыз: көндез явым-төшемсез диярлек, һава температурасы -10 градус чамасы тәшкил итәчәк. Ләкин бу көнне киләсе “һөҗүм”гә әзерләнергә кирәк булачак ”, – дигән ул.

Сергей Захаров әйтүенчә, 18еннән соң килүче 3 көндә Татарстан янә кар “һөҗүме”нә дучар булачак.

“19 гыйнварда иртән һәм көндез кар, урыны белән буран, төнлә явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы -1…-6 градус чикләрендә тирбәләчәк. 20 нче гыйнварда бик көчле юеш кар-буран (17 мм), секундына 20 метр тизлектән җил. Көндез һәм төнлә -1…-6 градус. 21 нче гыйнварда көндез аз гына кар, төнлә – бик көчле юеш кар-буран, һава температурасы көндез һәм төнлә -2…-7 градус тирәсе. Шушы өч көндә – 19-21 гыйнварда айлык явым-төшем нормасының 60 проценты чамасы көтелә”, – дип йомгак ясаган ул.


Фикер өстәү