Түбән Кама районында мохтаҗларга кайнар ризык өләшү пункты ачылган

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә мохтаҗларга кайнар ризык өләшү пункты ачылган

Бу – бистә мәчете имамы Әбделхәким хәзрәт Яруллинның күптәнге изге нияте була. Ул аны мондый эш тәҗрибәсе булган Түбән Кама мөхтәсибе ярдәме белән тормышка ашыра.

Кама Аланы бистәсендә ярдәм пункты ачканчы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районындагы Социаль яклау идарәсе, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә советлары (СТОС) булышлыгы белән ярдәмгә мохтаҗ булучыларның исемлеге төзелә.

Бистә зур түгел, шуңа да игелек пункты ачылуы турында хәбәр тиз тарала. Сәламәтлеге буенча үзе килә алмаучыларга ризыкны өйләренә китерәләр.

Әбделкәким хәзрәт ярдәм итү спектрын киңәйтеп, көнкүреш, финанс мәсьәләләрендә ярдәм итәргә тели. Әлеге игелекле эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр бистәдә күп, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк мәчетенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү