Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты. Чара Казанда «Татэнергосбыт» АҖ бинасында узды.

Искәртик, ассоциация вәкилләре быел тәүге утырыш үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татэнергосбыт» республикада 2009 елдан бирле гамәлдә һәм электр энергиясеннән, торак коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылар белән аны җитештерүчеләр арасында үзара тоташтыручы буын булып тора. Предприятие шәхси кабинет, мобиль кушымта кебек заманча электрон хезмәтләрне дә тормышка ашыра.

«Татэнергосбыт» нигезендә барлыкка килгән Бердәм исәп-хисап үзәге исә кулланучыларга күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын гына яхшыртып калмыйча, түләүләрне җыюның үтә күренмәлелеген тә тәэмин итте, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

-Татарстанда ТКХ өчен түләүләрне җыю күрсәткече 99 проценттан да артып китә. Әлеге нәтиҗә асылда Бердәм исәп-хисап үзәгенең республика торак фондының 82 процентына хезмәт күрсәтүенә бәйле, — диде Татарстан Рәисе.- Шул ук вакытта, районнарда Бердәм исәп-хисап үзәге белән эшләүгә күчүгә бәйле мөмкинлекләр бар әле.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Торак инспекциясе белән берлектә әлеге юнәлештә эшне көчәйтергә кушты.

Утырышта катнашучыларны Татарстан Фәннәр академиясе президенты, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов та сәламләде. Чарада тармакны үстерүгә бәйле докладлар белән чыгыш ясадылар.


Фикер өстәү