Казанда БРИКС саммиты үткәрелү сәбәпле, Kazan Digital Week халыкара форумын алгарак, 9-11 сентябрьгә күчерәчәкләр.
Бу хакта Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында ассоциация советы рәисе, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтте.
-Быел Kazan Digital Week халыкара форумын үткәрүгә бәйле кайбер үзгәрешләр бар. Бу көздә Татарстан башкаласында БРИКС саммиты узу сәбәпле, форумны әлеге чарада катнашучылар өчен гадәти булып саналган вакытта — 18-20 сентябрьдә үткәреп булмаячак. Аны 9-11 сентябрьгә күчерү турында карар кабул ителде, — диде Рифкать Миңнеханов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat