Рөстәм Миңнеханов: “Энергетика өлкәсен цифрлаштыру – Татарстан өчен мөһим мәсьәлә”

Энергетика өлкәсен цифрлаштыру – Татарстан өчен мөһим мәсьәлә. Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. «IТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге Казан технопаркы мәйданчыгында узган утырышта энергетика өлкәсендә цифрлы үзгәрешләр мәсьәләләре каралды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ассоциация утырышларында төрле юнәлешләрне цифрлаштыру буенча кызыклы проектлар карала.
Татарстан Президенты искә төшереп үткәнчә, быел сентябрь аенда республикада Россия Хөкүмәте ярдәме белән Kazan Digital Week форумы узды. Ул әлеге мәйданчыкта цифрлы үзгәрешләргә карата зур кызыксыну күрсәтелүен һәм кунакларның аны югары бәяләвен искәртте. Рөстәм Миңнеханов форумны оештырган өчен ассоциациягә рәхмәт белдерде. «Киләсе елны Цифрлаштыру елы дип игълан иттек. Алдыбызга ул яңа бурычлар куя. Ассоциация утырышларында, шул исәптән республика өчен алгарышлы проектларның да каралачагына ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент әйтүенчә, энергетика өлкәсен цифрлаштыру – Татарстан өчен мөһим мәсьәлә. «Энергияне җитештерү, тапшыру һәм сатуның бер-берсеннән аерылуына карамастан, асылда алар – үзара бәйләнештә. Шуңа күрә бөтен эш, берсен берсе кабатламасын өчен, ачык булырга тиеш», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Ассоциация советы рәисе Рифкать Миңнеханов, үз чиратында, энергетика өлкәсен цифрлаштыруның «акыллы һәм имин шәһәр» системаларын үстерүгә ярдәм итәчәген искәртте.


Фикер өстәү